Фарсы баганалары яки Персеполитан баганалары мөгаен безнең эрага кадәр 500 елдан бераз алдан башланган Ахеменид архитектурасында үсеш алган билгеле багана формасы. Алар күбесенчә Персеполистан мәгълүм, анда массив төп баганаларның нигезе, сырлы күчәре һәм күбесенчә үгезләр белән ике хайван капителе булган.[1] Ахеменид сарайларының эчтән багана рәтләре белән тотылган гаять зур гипостиль заллары булган. Персеполиста үлчәмнәре 70 × 70 метр булган Тәхет Залы яки "Йөз багана залы" Ахеменид патшасы Артаксеркс I тарафыннан төзелгән булган. Ападана залы хәтта зуррак. Боларга еш патша өчен тәхет кергән булган һәм бөек церемония җыелышлары өчен кулланылган булган; Персеполиста һәм Сусада иң зурлары бер үк вакытта ун мең кешене кертә алган.[2] Ахеменидларның таш архитектурасы тәҗрибәсе аз булган, әмма алар империясеннән Месопотамия, Мисыр һәм Анатолиядә Лидиядән, һәм шулай ук Фарсы иле үзеннән Эламнан йогынтылар җәлеп иткән империя стилен үстерер өчен сәнгать әһелләрен һәм һөнәр ияләрен кертә алганнар. Стиль мөгаен Сусада Дарий Сараенда үсеш алган, әмма иң күпсанлы һәм тәмам сакланып калулар Персеполиста, анда берничә багана һаман тора.[3] Стильдә империя бина безнең эрага кадәр 330 елда Зөлкәрнәйн Падишаһ явы белән Персеполис яндырылганда кинәт туктаган.

Персеполистан Ахеменид мисалының өсте.

Тасвирлама үзгәртү

 
Типик Персеполис баганасының планы, алгы манзарасы һәм як манзарасы.

Баганалар һәм капительләр формалары төрле биналар арасында берникадәр аерылып тора. Гадәттә капительләр баганадан чыгып торучы ике көчле бизәлгән аркага арка терәлгән хайваннар белән кисеп ясалган. Болар архитрав яки түбә балкаларын тоту өчен кысалар буларак хезмәт иткән, шул ук вакытта хайваннарның яссы артлары туры почмакларда бара торган балкаларны тота (Луврда янә төзекләндерүне аста карагыз). Алар хайваннарны алга чыгарып протомалар дип аталырга мөмкин. Үгез иң киң таралган хайван, әмма шулай ук арсланнар, Ассирия ламассу стилендә кеше башлы үгезләр,[4] һәм бөркет башлары һәм арслан тәннәре белән грифоннар бар.[5]

Үгезләр һәм арсланнар язгы көн-төн тигезлеге вакытында фарсы яңа елы Нәүрүз тирәли символизмны, айны шәхесләндерүче мәңге көрәшүче үгезне, һәм Кояшны шәхесләндерүче арсланны чагылдыра. Бу Персеполиста баскыч рельефларында сурәтләнгәнчә керүче халыклар патшага ел саен кертемен тәкъдим иткән көн булган һәм Персеполис махсус Нәүрүз бәйрәм итү өчен төзелгән дип фараз ителгән булган.[6]

Капитель башка стиль баганаларда булганнан күпкә озынрак. Кайбер кечерәк баганаларда хайваннардан аста гади күчәргә тиз күчеш булса, иң зур һәм иң бөек өлгеләрнең өстендә һәм әйләндереп куелган рәвештә озын сырлы шакмак зона астында озын кереп торучы секциясе бар, гәрчә багананың күчәре түгәрәк булса да. Түгәрәк сырлы күчәрнең өстендә ирекле үсемлек нигезле дизайн белән ике секция бар, өскесе "пальма капителе"н формалаштыра, ул өскә таба киңәя, һәм аскысы аска салынган яфракларны тәкъдим итә. Башка капительләрнең хайваннары һәм ике аскы үсемлеккә нигезләнгән элементлары бар, әмма арасында волюталар белән секция түгел; Чикагода мисал бу типта. Төрле элементлар арасында юнан стилен чагылдырган төрле формалар бар. Хайваннарның мөгезләре һәм колаклары башка шакмак чыгынтылар белән берегә торган аерым кисәкләр булып тора. Баганалар полировкаланган булган һәм гипс капланышы белән агач булганнары очракларында кимендә капительләр буялган булган. Стиль Мисыр, Вавилон һәм Лидияне, һәм фарсылар бары тик вакытлыча уңышка ирешкән Грецияне кертеп, Фарсы Империясе яулап алган күп мәдәниятләрдән йогынтыларны чагылдыра; ахыр нәтиҗә билгеле рәвештә фарсы хасиятләренә ия.[7]

Сакланып калган баганаларга кадәр агач юрамалар булган дип уйланыла һәм болары һаман да кулланылышын дәвам итә.[5] Ташка күчеш иң зур биналар өчен тәэмин итәрлек зур агачларга ия була авыр яки мөмкин түгел булгач булырга мөмкин булган. Багана күчәрләре 20 метр биеклегендә булырга мөмкин. Нигез хәтта агач баганалар өчен ташта һәм кайвакыт бинаны кайсы патша корган язмасы бар. Күпчелеге түгәрәк, әмма иртә шакмак тибы ике баскычка ия.[5]

Кулланыш һәм йогынты үзгәртү

Фарсы баганасының тулы формасы Ахеменид чорында Фарсы иленнән тыш берничә урында кулланылган булганга охшаш, Әрмәнстанда һәм хәтта Ибериядә Левант колонияләрендә.[8] Баганалар Зөлкарнәйн Падишаһ Фарсы Империясен җимергәннән соң 80 елдан соң Ашока баганаларына һәм Маурья Империясе архитектурасында башка империя биналарына йогынты ясаган.[9] Безнең эраның 1-енче гасырның күпкә кечкенәрәк Матһура арслан капителе ачык йогынтыны күрсәтә. Аларны безнең эраның 2-нче яки 3-енче гасырда Гандһара Буддачылык ступалары тирәли рельеф бизәлешендә күреп була,[10] һәм фарсы баганалары Карла мәгарәләрен һәм Насик мәгарәләрен бизи.[11][12] Стиль Фарсы илендә үзендә үсеш алмаган, әмма элементлар Ислам килүенә кадәр соңрак династияләр астында пәйда булуын дәвам иткән.[8]

Хәзерге яңарыш үзгәртү

 
Мумбаи, Һиндстанда Манекҗи Сетт Агиарие Парси ут гыйбадәтханәсе, 1891[13]

19-ынчы гасырдан бирле багананың тулы Персеполитан формасы яңартылган булган, башта Һиндстанда Парсилар тарафыннан[14] һәм эклектик архитектурада Европада һәм бары тик соңрак Пәһләви династиясе (1925 елдан бирле) астында Иран җәмәгать биналарында кулланылган булган,[15] гәрчә Афиф-Абад Бакчасында 1863 ел элекке патша сарае капительләрнең кайбер элементларын куллана.

Галерея үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Curtis, 52–54; Boardman, 13–14
  2. Schmitt
  3. Curtis, 52–54; Boardman, 13–14
  4. Examples are in Chicago and Teheran (links to images).
  5. 5,0 5,1 5,2 Curtis, 51
  6. Mousavi, Ali, Persepolis: Discovery and Afterlife of a World Wonder, p. 53, 2012, Walter de Gruyter, ISBN 1614510334, 9781614510338, google books; Schmitt
  7. Curtis, 51; Schmitt
  8. 8,0 8,1 Boardman, 15
  9. Boardman, 14–20
  10. British Museum Stupa drum framing element containing a Persepolitan column
  11. Photo of Karla Caves, Pune, Maharashtra
  12. 010 Cave 3, Exterior
  13. Grigor, 63–64 (called "Sett Adrian")
  14. Grigor, Tallinn, Identity Politics in Irano – Indian Modern Architecture, book summary, and also her article on Parsee patronage here; see Category:Modern Achaemenid architecture on Commons for many examples
  15. 15,0 15,1 15,2 Wilber
  16. Grigor, 64

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү