Ушак
Ушак (төр. Uşak) - Төркиядәге шәһәр. Халык исәбе 252 044 кеше тәшкил итә (2016). Шәһәрнең мэры - Гали Әрдоган.
Ушак | |
---|---|
![]() | |
Ил | Төркия |
Координатлар | 38°41'N, 29°24'E |
Халык саны | 252 044 кеше |
Кардәш шәһәрләр | Оффенбах-ам-Майн һәм Астана |
ГеографияҮзгәртү
Ушак шәһәре Төркиянең көнбатыш өлешендә урнашкан. Шәһәрдән төньякта Көтахья, көнчыгышта - Афьон, көньякта - Диңгезле һәм көнбатышта - Маниса калалары тора. Ушак таулы урында калыккан шәһәр. Аның читендәге таулар 1500-2000 метрга кадәр җитә. Ушактан читтә түгел борынгы грек шәһәре Флавиополис калдыклары урнашкан.
ТарихҮзгәртү
Ушак шәһәре урынында беренче җирлекләр безнең эрага кадәр 2000нче елда ук барлыкка килә. Тарих дәвамында шәһәр кулдан-кулга күчеп йөри һәм берничә тапкыр атамасын алыштыра. Биредәге җирләр лидийлылар, фарсылар, римлылар, Византия, Госман империясе кул асларында була.
ИкътисадҮзгәртү
Шәһәр келәм җитештерү белән дан тота. Шулай ук Ушакта шикәр, йон, мамык һәм тире сәнәгате үсеш алган.
Кардәш шәһәрләрҮзгәртү
- Нурсолтан - Казакъстан
- Оффенбах-ам-Майн - Алмания
- Шарлеруа - Бельгия
- Бесни - Төркия
СылтамаҮзгәртү
usak.bel.tr/- Ушак шәһәренең рәсми сайты