Уфа метрополитены проекты

(Уфа метрополитены битеннән юнәлтелде)

Уфа метрополитены (баш. Өфө метрополитены, рус. Уфимский метрополитен) — тормышка ашырылмаган транспорт системасы, проект.

19881993 елларда «Нижегородметропроект» институты Уфа метрополитенының проектын эшкәртә.

1996 елда Россия Президенты Борис Ельцин тантаналы рәвештә метрополитенының беренче ташын сала.

1998 елда Башкортостан Хөкүмәте 2007 елга кадәр беренче өлешне ачу турында карар чыгара.

2010-чы елдан Уфада метрополитен урынына, Монорельс төзү турында сүз башлана.

Метрополитен төзү өчен геологик тикшеренүләр

үзгәртү

1982 елда В.И.Мартин җитәкчелегендә Көнбатыш Урал инженер-төзелеш эшләре тресты тирән салына торган (60 м кадәр) 1‑че башлангыч өлешне төзү өчен инженер-геология эшләр үткәрелә[1].

Альтернатив схемасы

үзгәртү
 
Уфа метрополитенының Альтернатив схемасы[чыганагы?]
  1. Ырынбур-Пермь юлы
    1. Аэропорт
    2. Ырынбур, Уфа-Ырынбур юлына чыгу
    3. Пугачевская, Емельян Пугачев урамында урнаша
    4. Агыйдел, Агыйдел бистәсендә урнаша
    5. Урман, Сәгит Агиш урамында урнаша
    6. Акбузат
    7. Сүпайлы (Сипайлово), Сүпайлы бистәсендә урнаша
    8. Интернационал, Интернационал урамда урнаша
    9. Пермь, Черниковка бистәсендә урнаша
  2. Самар-Чиләбе юлы
    1. Самар, М5 «Урал» юлына чыгу (Самар ягына).
    2. Дим
    3. Республика
    4. Әй, Әй урамда урнаша
    5. Салават Юлаев
    6. Сүпайлы (Сипайлово), Сүпайлы бистәсендә урнаша
    7. Док, Док бистәсендә урнаша
    8. Чиләбе, Шакша бистәсендә урнаша. М5 «Урал» юлына чыгу (Чиләбе ягына).
  3. Казан юлы
    1. Казан, М7 «Идел» юлына чыгу
    2. Караидел, Затон бистәсендә
    3. Әй, Әй урамда урнаша
    4. Агыйдел, Агыйдел бистәсендә урнаша[чыганагы?]

Искәрмәләр

үзгәртү