Усеин Җәмилев

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Усеин Җәмилев   (15 май 1946 ел) — совет химик-органигы, химия фәннәре докторы (1978), профессор, Россия Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы (1990), 1991 елдан Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, БАССР-ның атказанган фән эшлеклесе.

Усеин Җәмилев
Туган 15 май 1946(1946-05-15) (77 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре химик, тикшеренүче
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Усеин Мәмәт улы Җәмилев  [1] 1946 елның 15 маенда Үзбәк ССРның Ташкент өлкәсе Осман Йосыпов авылында туа. 1968 елда Чимкент шәһәрендә Казакъ химия-технология институтын «Сыгылмалы массаларның химик технологиясе» белгечлеге буенча отличие белән тәмамлый(1963-1968). Институттан соң Казакъ ССР Фәннәр академиясенең Химия фәннәре институтында (Казакъстан Республикасы) алкалоидлар химиясе лабораториясенең өлкән лаборанты, инженер булып эшли.

1969 елда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы Органик химия институтының аспирантурасына керә (гыйльми җитәкчесе — академик Г. А. Толстиков). 1972 елда «Окисление органических соединений гидроперекисями, катализируемое солями молибдена» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.

Аспирантурадан соң 1972-1977 елларда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы Химия институтында нефть химиясе бүлегенең кече, өлкән гыйльми хезмәткәре булып эшли. 1978 елда «Исследование в области синтеза непредельных соединений с участием комплексов переходных металлов» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1977 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Химия институтының (Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге Органик химия институты) каталитик синтез лабораториясе мөдире була. Бер үк вакытта Россия Фәннәр академиясе Җаек бүлекчәсе Башкортстан фәнни үзәге Органик химия институтының директор урынбасары була.

1992 елдан — Башкортстан Фәннәр академиясенең Нефть химиясе һәм катализ институтының (2004 елның декабреннән Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Нефть химиясе һәм катализ институты) директоры. 1993 елдан — Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Президиумы рәисе урынбасары, 2011 елдан — Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге җитәкчесе.

Россия Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы (1990), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (1991).

Фәнни кызыксынулары өлкәсе:металл комплекслы катализ, металл органик химия, нефть химиясе.

Җәмилевнең цирконий катализ өлкәсендәге тикшеренүләре яңа юнәлешнең — күчешсез металларның кече, уртача һәм гигант металл цикллары химиясе үсешенә башлангыч сала.

Әлеге вакытта ул наноүлчәмле углеводородлы кластерлар — фуллереннар өлкәсендәге, гигант углеводородлы металл органик һәм гетероатомлы булган макроцикллар синтезы һәм химиясе өлкәсендәге эшләргә җитәкчелек итә.

У.М.Җәмилев «Нефтехимия» һәм «Органик химия» академик журналларының мөхәрририяте составына керә, Россия Фәннәр академиясенең катализ буенча һәм нефть химиясе буенча гыйльми советлары әгъзасы.

Гаиләсе: атасы —Җәмилев Мәмәт Әбләким улы, анасы — Җәмилева Әлимә — агроном.

Хатыны — Җәмилева Галина Аркадьевна — химик, химия фәннәре кандидаты.

Улы — Әсән (1968), эшкуар; кызы — Лиля (1977) — генетик, медицина фәннәре докторы.

Укучылары үзгәртү

Профессор Җәмилев җитәкчелегендә 10 докторлык һәм 70 кандидатлык диссертациясе якланган.

Хезмәтләре үзгәртү

Җәмилев 1500-ләп гыйльми хезмәт, шул исәптән 3 монография авторы; безнең илдә һәм чит илләрдә 600 дән арты патент һәм авторлык уйлап табуга таныклык алган.

    • Металлокомплексный катализ в органическом синтезе. Алициклические соединения / У. М. Джемилев, Н. Р. Поподько, Е. В. Козлова. — М.: Химия, 1999. 648 с.
    • Металлокомплексный катализ в синтезе пиридиновых оснований / Ф. А. Селимов, У. М. Джемилев, О. А. Пташко. — М.: Химия, 2003. 303 с.
    • Алюминийорганические соединения в органическом синтезе. /Г. А. Толстиков, У. М. Джемилев, А. Г. Толстиков. — Новосибирск: Акад. изд. «Гео», 2009. 645 с.
    • Башкортостан-2015: стратегия развития. Концепция долгосрочного социально-экономического развития Республики Башкортостан / Башк. акад. гос. службы и упр. при Президенте Респ. Башкортостан /…Джемилев У. М. и др. Под ред. А. Х. Махмутова. — Уфа, 2004. 440 с.
    • Экономическая энциклопедия регионов России. Республика Башкортостан / Институт социально-экономических исследований Уфимского научного центра /…У. М. Джемилев и др. Под ред. В. И. Шахмалова; том под ред. Р. В. Фаттахова и др. — М.: ЗАО «Экономика», 2004. 639 с.
    • G.A.Tolstikov, U.M.Dzhemilev. Linear and cyclic oligomerization of conjugated dienes catalyzed by transition metal complexes. In: Soviet scientific reviews. Section B. CHEMISTRY REVIEWS. Organic Chemistry. Ed. N.K. Kochetkov and M.E. Vol’pin. GmbH Harwood, Chur-London-Paris-New York, 1985, V. 7, P. 237—295.
    • U.M. Dzhemilev and A.G.Ibragimov. Hydrometallation of Unsaturated Compounds. In: Modern Reduction Methods (Ed. by P. Andersson and I. Munslow), Wiley-VCH Verlag GmbH & Co. KGaA, Wienheim, 2008. P. 437—479.
    • B.B.Snider, I.R.Ramazanov, U.M.Dzhemilev. Ethylaluminum Dichloride. In: e-EROS Encyclopedia of Reagents for Organic Synthesis. John Wiley & Sons, 2008.
    • U.M.Dzhemilev. Catalytic replacement of transition metal atoms in the metallacarbocycles by the atoms of nontransition metals (review). Mendeleev Commun., 2008, V. 18, No.1, P. 1-5.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

Ракета-космос техникасы өчен рекордлы характеристикаларга ия яңа матдәләр һәм продуктлар алу технологияләрен эшләү һәм файдалануга кертү буенча хезмәтләр циклы өчен ССРБ Дәүләт премиясе (1990)

«Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» II дәрәҗә орден медале (Россия Федерациясе Президентының 1999 елның 23 августында чыккан 1107-нче Указы)

Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе

(2001)

Россия Федерациясенең Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2004)

«Йөзьеллык меценатлары» халыкара хәйрия фонды Меценатының Алтын Грамотасы (2005)

Органик химия өлкәсендәге зур казанышлары өчен А. М. Бутлеров исемендәге премия (2009)

Әдәбият үзгәртү

  • Башкирская энциклопедия. к. 4. 2007 г.
  1. Академия Наук Республики Башкортостан — Джемилев Усеин Меметович

Сылтамалар үзгәртү