Урал дәүләт тимер юллары университеты

Урал дәүләт тимер юллары университеты ( Урал дәүләт транспорт университеты) 1956 елның 23 июнендә Свердловск шәһәрендә СССР Министрлар Советы тарафыннан Тимер юл министрлыгы тәкъдиме нигезендә оеша. 1994 елга кадәр "Урал тимер юл инженерлары электромеханик институты" (УЭМИИТ) дип атала; 1994 - 1999 еллардан "Урал дәүләт тимер юллары академиясе" (УрГАПС) исемен йөртә .

Урал дәүләт тимер юллары университеты
Нигезләнү датасы 1956
Сурәт
Рәсми исем Уральскі электрамеханічны інстытут інжынераў чыгуначнага транспарту, Уральская дзяржаўная акадэмія шляхоў зносін, Уральскі дзяржаўны ўніверсітэт шляхоў зносін, Уральский электромеханический институт инженеров транспорта һәм Уральская государственная академия путей сообщения
Дәүләт  Россия
Урын Екатеринбург
Укучылар саны 18 000
Бәйле оешмалар Курганский институт железнодорожного транспорта УрГУПС[d][1]
Штаб-фатирының урнашуы Екатеринбург, Россия
Рәсми веб-сайт usurt.ru
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта

Университет булдыру ул вакытта Урал тимер юлларында электрлаштыру белгечләре кирәклеге белән бәйле була. Башта укыту ике белгечлек буенча алып барылды: "Тимер юл транспортын электрлаштыру" һәм "Тимер юл транспортында автоматлаштыру, телемеханика һәм элемтә".

Университет тарихе үзгәртү

Студентларны беренче тапкыр кабул итү бурычы университет өчен бик җаваплы булды.Чөнки институтка кабул итү 1956 елның июлендә генә игълан ителде. Бу вакытта бүтән югары уку йортлары керү имтиханнарын тапшыра иде. Ләкин, шулай да, 225 урынга 638 гариза бирелә. Институт 228 абитуриентны, шул исәптән 93 медаль иясен кабул итә. Беренче уку елында студентлар саны чикләнгәнлектән, факультетлар һәм деканатлар булмый, һәм укыту процессы белән идарә итү турыдан-туры ректорат тарафыннан алып барыла. Башта студентларны биш кафедраның 16 штатлы укытучысы укыта: югары математика, химия, графика, җәмгыять белеме һәм физик тәрбия кафедралары. Соңрак физика, теоретик механика, материаллар технологиясе, электротехниканың теоретик нигезләре, чит телләр, электр машиналары, электр тарту, электр тимер юлларын энергия белән тәэмин итү, элемтә кафедралары һ. б.

1958 елда электромеханик һәм электротехника факультетлары, 1959 елда - читтән торып уку бүлеге, 1966 елда - төзелеш факультеты булдырылды. Шул ук елда тимер юлларны эксплуатацияләү кафедрасы оештырыла, соңрак төйәү-ташыу прцесы белән идарә итү факультеты дип үзгәртелде. 1968 елда вагоннар һәм вагоннар хуҗалыгы кафедрасы, шулай ук тимер юл транспорты җитәкчеләре һәм белгечләрен әзерләү факультеты оештырылды. 1971 елда механика факультеты оештырыла. 1975 елда төзелеш корылмалары һәм төзелеш җитештерү кафедралары үз эшен башлады.

1964 елның 16 ноябрендә төп мәгариф бинасының беренче чираты ишекләре ачылды. Бу корпусның иркен аудиторияләрен, лабораторияләрен һәм кабинетларын гомуми белем, шулай ук электромеханика факультетының барлык бүлекләре били. Киләсе елларда укыту бинасының икенче һәм өченче чиратлары, ятаклар, торак һәм башка биналар файдалануга тапшырылды. Менә шулай, шәһәрдә Урал политехынан кала, икенче студентлар шәһәре барлыкка килде.

80нче елларның икенче яртысы совет җәмгыятенең бөтен тормышын үзгәртеп кору белән билгеләнде, бу мәгариф өлкәсенә дә кагылды. Институтны яңартып кору беренча беренче адымнар яңа ректор Анатолий Васильевич Перепелюк җитәкчелегендә ясалды. 1987 елның маенда коллектив утырышында яңа ректор мәгарифне компьютерлаштыру дәрәҗәсен күтәрүне яклап чыгыш ясады. Бу өлкәдә артта калуга каршы чаралар күрсәтелде. Шулай ук, яңа ректор мәгариф бинасының дүртенче чиратын, спорт комплексын, лаборатория һәм тикшеренү комплексын һәм институт укытучылары өчен торак бинасы төзү планын кора.

Рейтинглары үзгәртү

2014 елда, РА Эксперт агентлыгы университетны Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең иң яхшы югары уку йортлары исемлегенә кертте, анда аңа "E" рейтинг сыйфаты бирелде [2] .

Университет структурасы үзгәртү

Сан параметрлары үзгәртү

 
Чиләбе тимер юл институты бинасы, элеккеге Чиләбе тимер юл колледжы бинасы - мәдәни мирас объекты

Хәзерге вакытта университет түбәндәге структур бүлекләрне үз эченә ала:

  • 6 факультет,
  • 23 кафедра,
  • аспирантура,
  • докторантура,
  • 30дан артык фәнни бүлекчәләре,
  • Чиләбе тимер юллары институты,
  • Курган тимер юл транспорты институты,
  • Пермь тимер юл транспорты институты,
  • УрГУПСның Төмән шәһәре филиалы,
  • УрГУПСның Түбән Тагил шәһәре филиалы,
  • УрГУПСның Златоуст шәһәре филиалы,
  • УрГУПСның Карталы шәһәрендәге вәкиллеге,
  • Тимер юл транспорты колледжы,
  • УрГУПСның медицина колледжы (Рәсми сайт 2020 елның 4 декабрь көнендә архивланган.),
  • Үз эченә Өстәмә һөнәри белем бирү институтын, Читтән торып уку институтын, Дистанцион белем бирү институтын, уку үзәкләрен алған Корпоратив белем алу академиясе.

Студентлар һәм укытучылар:

  • 13600 югары белем бирү студентлары (филиалларны да кертеп):
  • 7020 - көндезге бүлектә укыган студентлар,
  • 6360 - читтән торып уку бүлеге студентлары,
  • 153 - көндезге-читтән торып уку студентлары.
  • 7040 урта һөнәри белем биреү уреждениеләре студентлары
  • 226 аспирант
  • 1100 укытучы:
  • 330 - фән кандидатлары, доцентлар,
  • 74 - фән докторлары, профессорлар.

Укыту шартлары үзгәртү

  • Техник - 2 ел 10 ай, 3 ел 10 ай
  • Шәфкать туташы, фельдшер (МК) - 2 ел 10 ай, 3 ел 10 ай
  • Бакалавр - 4 ел
  • Белгеч - 5 ел
  • Магистр дәрәҗәсе - 6 ел

Факультетлар үзгәртү

  • Электромеханика факультеты
  • Электротехника факультеты
  • Төяү-ташу процесслары белән идарә итү факультеты
  • Төзелеш факультеты
  • Механика факультеты
  • Икътисад һәм идарә итү факультеты

Фәнни-тикшеренү өлеше үзгәртү

  • Аспирантура һәм докторантура бүлеге
  • Фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру һәм планлаштыру бүлеге
  • Фәнни-тикшеренү частының бухгалтериясе
  • "Промелектроника" фәнни-тикшеренү үзәге
  • "Хезмәтне саклау һәм сәнәгать экологиясе" төбәкара үзәк
  • Фәнни-техник мәгълүмат бүлеге
    • Редакция һәм нәшрият төркеме
    • Патент һәм лицензияләү төркеме
    • Фәнни-техник күргәзмә
  • "Электрлаштырылган тимер юллар өчен электр белән тәэмин итү җайланмаларының көчәнеш режимнары" гыйльми-тикшеренү лабораториясе.
  • "Поезд авырлыгы" тикшеренү лабораториясе.
  • "Математик модельләштерү һәм компьютер технологияләре" тикшеренү лабораториясе.
  • "Контакт челтәренең компьютер ярдәмендә дизайны" тикшеренү лабораториясе.
  • Студентлар проект-технология бюросы
  • "Геотехника" гыйльми-тикшеренү лабораториясе
  • "Вагон хуҗалыгы белән идарә итүдә мәгълүмәт технологияләре" гыйльми-тикшеренү лабораториясе.
  • "Автоматиканың компьютер системалары" гыйльми-тикшеренү лабораториясе [3]

Нәшрият һәм китапханә комплексы үзгәртү

Укыту юнәлешләре үзгәртү

  • Төзелеш
  • Җир өсте транспорт системалары
  • Менеджмент (Идарә итү)
  • Коммерция (Сәүдә)
  • Икътисад
  • Электротехника, электромеханика һәм электротехнология
  • Электроэнергетика
  • Транспорт чараларын эксплуатацияләү
  • Әйләнә-тирә мохитне саклау
  • Автоматлаштыру һәм идарә итү
  • Информатика һәм исәпләү техникасы
  • Система анализы һәм идарә итү

Студент тормышы үзгәртү

Университетта укыту процессына гына түгел, ә студентларның төрлө яклы үсешенә дә игътибар ителә.

Уку йортының үз КВН командалары - "Төп состав" һәм "Төсле радио", "Өч + ике" бар. Университетта шулай ук OMEGA бию студиясе, Транзит бию командасы, Левша модельләштерү клубы һәм Корыч юл тарихи фехтовкалау клубы кебек танылган коллективлар бар. Ел саен: "Беренче курс студенты көне", "УрГУПС Миссы һәм Мистеры", "УрГУПС язы", "Яз <факультет исеме>" конурслары уза.

Ел саен Фәлсәфә һәм Тарих кафедралары актуаль темаларга студентлар эшләре конкурслары оештыра.

Университет халыкара студентлар конкурсларын һәм стипендияләрен оештыручы Европаның техник югары уку йортлары Союзы белән хезмәттәшлек итә.

Спорт үзгәртү

 
USUPS спорт комплексы

Университетта секцияләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге бар:

Университет ел саен УрГУПС төрлө спорт төрләре буенча кубок һәм УрГУПС спартакиадасын уздыра.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  2. Рейтинг высших учебных заведений России и стран членов Содружества Независимых Государств.
  3. [www.nilksa.ru Научно-исследовательская лаборатория "Компьютерные системы автоматики"].

Сылтамалар үзгәртү