Унру эффекты яки Унру нурланышы (инглизчә Unruh effect) — кырның квант теориясе буенча тизләнүче хисап системасында җылылык нурланышын күзәтү күренеше, инерциаль хисап системасында шундый нурланыш күзәтелми.

Ягъни тизләнә торган күзәтүче үзе тирәсендә җылылык нурланышын күрәчәк, ә тизләнмәүче күзәтүче берни күрми.

Инерциаль хисап системасындагы төп квант халәте (физик вакуум) тизләнүче хисап системасында нульсез температурасына ия булачак.

Эффект 1976 елда Канада физигы Билл Унру тарафынннан фараз ителгән.

Унру буенча вакуум төшенчәсе күзәтүченең фәза-вакыт аша хәрәкәтләнүенә бәйле икән. Әгәр хәрәкәтсез күзәтүче тирәсендә тик вакуум урнашса, тизләнүче күзәтүче үз тирәсендә термодинамик тигезләнештәге күп кисәкчекләрне күрәчәк.

Әлегә Унру эффекты тәҗрибәдә табылмаган.

Унру эффекты һәм Һокинг нурланышы үзгәртү

Тиңдәшлек мәсләге буенча инерциаль масса гравитацион массага тигез, шуны исәпкә алып Һокинг нурланышы - Унру эффектыннан чыга.

Күзәтелә торган нурланышның температурасы Һокинг нурланышының тигезләмәсе кебек бирелә:

 

биредә а - тизләнеш.

Мәсәлән ирекле төшү тизләнеше 9,81 м/с² белән хәрәкәтләнүче хисап системасында вакуум температурасы ни бары 4×10−20 К була.

Таркалу фаразы үзгәртү

Унру ээфекты буенча тизләнүче кисәкчекләрнең таркалу вакыты да үзгәрә. Хәттә кайбер тотрыклы кисәкчекләр, мәсәлән протон таркала ала.

Инерциаль системадагы протон өчен тыелган таркалу реакциясе: p → n+e++νe тизләнүче системада бара ала. Ләкин әлеге таркалу өчен гаять зур тизләнеш кирәк, бәлки, шундый тизләнеш тик пульсарларда ирешелә, кала очракта матдә тотрыклы була.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү