Төрекмәнстанда президент сайлаулары (2017)

Төрекмәнстанда 2017 елгы президент сайлауларыТөрекмәнстанда президент сайлаулары 2017 елның 12 февралендә үтте. Беренче мәртәбә буларак, президент сайлауларында 3 фирка катнаша: Төрекмәнстан демократик фиркасе, Төрекмәнстан аграр фиркасе, Төрекмәнстан сәнәгатькәрләре һәм эшмәкәрләре берлеге (фиркасе).[1]

Төрекмәнстанда президент сайлаулары
Дәүләт  Төрекмәнстан
Юрисдикциягә карый Төрекмәнстан
Әүвәлгесе Президентские выборы в Туркменистане 2012 года[d]
Киләсе Төрекмәнстанда президент сайлаулары (2022)
Вакыт мизгеле 12 февраль 2017
Вазифасына сайлана Төрекмәнстан президенты
Җиңгән кандидат Горбангулы Бәрдемөхәммәдов
Кандидатлар Горбангулы Бәрдемөхәммәдов
Төрекмәнстан президенты штандарты

Тарих үзгәртү

 
Горбангулы Бәрдемөхәммәдов

Төрекмәнстан президенты булып 2006 елдан (2006 елның 21 декабреннән 2007 елның 14 февраленә кадәр – президент в.б.) Горбангулы Бәрдемөхәммәдов (1957 елда туган) тора.

2016 елның сентябрендә кабул ителгән Төрекмәнстанның яңа Конститутициясе буенча, президент вазифасында булу вакыты 5 елдан 7 елга кадәр озайтыла, президент вазифасындагы шәхеснең яше шулай ук 70 яшькә кадәр озайтыла.

Кандидатлар үзгәртү

Исеме, фамилиясе Фирка Вазифасы
Максат Аннанепесов Азык сәнәгате дәүләт берлеге рәисенең урынбасары
Җуманазар Аннаев Мары вилаяте хәкиме урынбасары
Бекмырат Аталыев Төрекмәнстан сәнәгатькәрләре һәм эшмәкәрләре берлеге Мәҗлес депутаты, «Рысгал» акционерлык коммерцияле банкы идарәсе рәисе
Горбангулы Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстанның демократик фиркасе Төрекмәнстанның гамәлдәге президенты
Рамазан Дурдыев Мәҗлес депутаты, Сәйди нефть эшкәртү заводы директоры
Мәрәтдурды Гурбанов Ташавыз вилаяте хәкиме урынбасары
Сәрдар Җәлилов Ахал вилаяте икътисад һәм үсеш баш идарәсе башлыгы
Сөләйманнепес Нурнепесов «Төрекмәнхимия» дәүләт концерны «Гарабогазсульфат» сәнәгать-җитештерү берләшмәсе генераль директоры
Дурдыгылыч Оразов Төрекмәнстан аграр фиркасе Аграр фирканең Мары вилаять комитеты рәисе

Нәтиҗә үзгәртү

Беренче нәтиҗәләр буенча, гамәлдәге Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов сайлаучыларның 97.69% ын җыйган.[2]

Кандидатлар Фиркаләр Тавышлар %
Горбангулы Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстан демократик фиркасе 97.69
Максат Аннанепесов бәйсез 1.02
Бекмырат Аталыев Төрекмәнстан сәнәгатькәрләр һәм эшмәкәрләр берлеге 0.36
Сәрдар Җәлилов бәйсез 0.25
Җуманазар Аннаев бәйсез 0.21
Мәрәтдурды Гурбанов бәйсез 0.17
Рамазан Дурдыев бәйсез 0.15
Сөләйманнепес Нурнепесов бәйсез 0.09
Дурдыгылыч Оразов Төрекмәнстан аграр фиркасе 0.06
Яраксыз/буш бланклар
Барлыгы 3,163,692 100
Теркәлгән сайлаучылар/килү 3,252,243 97.28
Чыганак: Төрекмәнстан хөкүмәте сайты 2020 елның 19 сентябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү