Төньяк Македония президентын сайлаулар (2019)

Төньяк Македония президентын сайлаулар (мак. Претседателски избори во Северна Македониjа) 2019 елның 21 апрелендә узды. Әлеге сайлаулар — бәйсез җөмһүрият тарихында 1991 елдан соң алтынчы президент сайлаулар. 2009 һәм 2014 елларда сайлауларда җиңгән Георге Иванов(ингл.) өченче срокка кандидатурасын кую хокукына ия түгел[1].

← 2014  Калып:Флаг  2024 →
Төньяк Македония президентын сайлаулар (2019)
2019 елның 21 апрелендә (беренче тур)
2019 елның 5 маенда (икенче тур)
Кандидат Стево Пендаровски Гордана Силяновская-Давкова
Фирка СДСМ ВМРО-ДПМНЕ

Сайлауларның 21 апрельдә узган беренче турында Стево Пендаровски күбрәк тавыш җыя. Кандидатларның берсе дә президент булып сайлану өчен кирәкле 50 % лы баскычны уза алмау сәбәпле, 5 майда сайлауларның икенче туры уздырыла[2].

Сайлау системасы үзгәртү

Төньяк Македония (2018 елның 12 июненә кадәр Македония Җөмһүрияте) президенты бөтенхалык гомуми тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Бер кеше ике сроктан артык президент вазифасын били алмый. Беренче турда җиңү өчен, кандидат исәпкә алынган сайлаучыларның 50 % тан артык тавышын (904 066) җыярга тиеш. Бер кандидат та әлеге баскычны уза алмаса, ике атнадан соң, беренче турда иң күп тавыш җыйган ике кандидат арасында икенче тур уздырыла. Икенче турда исәпкә кергән сайлаучыларның 40 % ы (723 253) катнашмаса, сайлаулар узмаган санала, яңа сайлаулар игълан ителә. Сайлауларда 18 яше тулган, сайлау хокукы булган гражданнар катнаша ала. 2019 елның 29 мартына сайлаучылар реестрына 1 808 131 сайлаучы теркәлгән булган. 24 чит илдә 32 илчелек һәм консуллык бинасында сайлау мөмкинлеге тудырылган. Президентлыкка кандидат итеп 40 яшьтән өлкәнрәк, соңгы 15 елның 10 елын илдә яшәгән шәхес күрсәтелә ала. Кандидатларны ил парламентының 30 депутаты яки 10 меңнән ким булмаган сайлаучылар төркеме күрсәтә ала.

Кандидатлар үзгәртү

Өч кандидат күрсәтелгән срокка (2019 елның 23 февраленнән 9 маена) ун меңнән артык имза җыеп өлгерә. Стево Пендаровски 31 729, Гордана Силяновская-Давкова 15 926, Блерим Река 11 128 имза тапшыра.

Өч кандидат та фиркасез, сайлауларга бәйсез кандидат буларак катнашуын игълан итә. Стево Пендаровски Македониянең социал-демократик берлеге һәм идарә итүче коалициягә керүче албан фиркаләренә таяна. Профессор Гордана Силяновская-Давкова эре оппозицион фирка — ВМРО-ДПМНЕ фиркасенә таяна. Милләте буенча албан булган Блерим Река албаннарның оппозицион парламент фиркаләренә таяна.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Кандидат Фирка Беренче тур Икенче тур
Тавышлар % Тавышлар %
Стево Пендаровски СДСМ 323 709 42,84 436 212 51,66
Гордана Силяновска-Давкова ВМРО — ДПМНЕ 319 224 42,24 377 713 44,73
Блерим Река Албаннар өчен альянс 79 921 10,58
Гамәлдән чыгарылган тавышлар 32 811 4,34 30 442 3,61
Барлыгы 755 655 100 844 365 100
Исәпкә алынган сайлаучылар/килү 1 808 131 41,79 1 808 131 46,70
Чыганак: Македония ДСК 2019 елның 21 апрель көнендә архивланган.

Искәрмәләр үзгәртү