Даянова Тәскирә (Тәзкирә)[1] Бәйрәм кызы (10 гыйнвар 1948 ел) — башкорт балалар язучысы, укытучы, 2008 елдан Башкортстанның һәм Рәсәйнең Язучылар берлекләре әгъзасы. Мәчетле районының Рәшит Әхтәри исемендәге премия лауреаты (1989), Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр конкурсының Башкортстан төбәк этабы җиңүчесе (2014).

Тәскирә Даянова
Туган телдә исем баш. Тәскирә Байрам ҡыҙы Даянова
Туган 10 гыйнвар 1948(1948-01-10) (76 яшь)
Кәрәләү, Аскын районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Рәшит Әхтәри исемендәге премия лауреаты (1989)

 Тәскирә Даянова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Тәскирә Бәйрәм кызы Даянова Башкорт АССРның Аскын районының Королево авылында туган. Ата-анасы үзләренең туган якларына — Мәчетле районы Сөләйман авылына күчеп кайтканлыктан, Тәскирә башта Сөләйман башлангыч, аннары Ләмәзтамак урта мәктәбендә белем ала. 1966 елда Уфаның 1-нче педагогия училищесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый (1973).

1971 елдан алып 2003 елга кадәр Мәчетле районының Юныс урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы, тәрбияче булып эшли.

Әдәби иҗаты үзгәртү

Мәктәптә эшләгән елларында кече яшьтәге балалар өчен тәрбияви темаларга багышланган вак күләмле әсәрләргә кытлык тоя һәм үзе иҗат итә башлый. 1994 елда «Аксак карга бүләге» дигән тәүге әкият китабы басылып чыга. Бер үк вакытта драма түгәрәге өчен пьесалар яза. Юныс урта мәктәбенең драма түгәрәге ул елларда район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда призлы урыннар яулый. Аларның бу уңышларын «Башкортстан» дәүләт телевидениесе зәңгәр экраннан күрсәтә.

Пьесалар балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияли, геройлары киң күңелле.Пьесалары «Канбаба» (2002) дигән китабында дөнья күрә.

2002 елда Мәдәният министрлыгы сайты белән Милли яшьләр театры бергәләп оештырган мәктәп яшендәге балалар өчен ябык пьесалар конкурсында призлы урын яулый һәм 2003 елда «Артыкбикә» пьесасы Милли яшьләр театрында сәхнәгә куела.

Тәскирә Даянова республика балалар басмасы «Акбүзат», яшьләрнең «Шоңкар» һәм әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басма «Агыйдел» журналлары белән хезмәттәшлек итә. 1989 елда әкиятләре өчен «Әманәт», ә 2006 елда — «Соңгы шырпы» повесте «Агыйдел» журналларының лауреаты була.

2008 елда Республика балалар өчен пьесалар конкурсында «Айдар+Дилә» пьесасы 2-нче урын яулый.

Мәчетле районы администрациясе оештырган Рәшит Әхтәри исемендәге бүләк лауреаты.

2010 елда «Изгелек укытучысы» дигән Уфа шәһәр конкурсында «Балалар язучысы — үсеп килгән буынны рухи-әхләкый яктан тәрбияләүче» номинациясенә лаек була.

«Ышан, урман!» (2007) китабында повестьлар, хикәяләр һәм новеллалар тупланган. Аларда балалар тормышында наркомания, социаль тигезсезлек, җәмгыятьтә үз урыныңда табу кебек кискен мәсьәлә күтәрелә. Бу әсәрләр яшь укучылар өчен генә түгел, хәтта олылар өчен дә бик кызык һәм мөһим.

2009 елда Тәскирә Даянованың оылар өчен «Соңгы шырпы» дигән китабы дөнья күрде. Китапка кергән повесть һәм хикәяләрдә хатын-кыз язмышлары бәян ителә. Хәзерге буталчык һәм авыр заманда кешеләр тормышта үз урынын эзләгәндә әсәр геройлары начар юлга басмый, үз юлларын табарга тырыша. Күңелләрендәге изгелек, мәрхәмәт тойгылары аларны алга әйдәүче маяк булып тора.

2018 елда Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында «Агинәй юлы» исемле яңа китабы нәшер ителде. Китапка хикәят, әкиятләр, хикәяләр һәм үсмерләр өчен повестьлар кергән[2].

Тормыш иптәше Рим Әхмәдулла улы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

  • Зөлфия Даянова — Башкортстан юлдаш телевидениесе «Тамыр» телеканалының өлкән мөхәррире, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре;
  • Азамат Даянов — Рәсәй дәүләт телерадиоканалының Башкортстан телеоператоры;
  • А.Даянов — Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Мәчетле районының Рәшит Әхтәри исемендәге премия лауреаты (1989 ел);
  • «Әманат» журналы лауреаты (1989 ел) — әкиятләр өчен;
  • «Агыйдел» журналы лауреаты (2006 ел) — «Соңгы шырпы» повесте өчен;
  • Республика балалар өчен пьесалар конкурсында лауреаты (2008, 2-нче урын) — «Айдар+Дилә» пьесасы өчен;
  • Уфа шәһәренең «Изгелек укытучысы» исемле премиянең «Балалар язучысы — үсеп килгән буынны рухи-әхләкый яктан тәрбияләүче» номинациясе лауреаты (2010 ел);
  • Төрксой,Евразия язучылар берлеге, «Агыйдел» журналы үткәргән Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара төрки телле хикәяләр конкурсының Башкортстан төбәк этабы лауреаты (2014, 1-нче урын) — «Фәрештәм минем» исемле хикәясе өчен;
  • «Әманат» журналының Мифтахетдин Акмулла примиясе (2017) — 2017 елның 2-3-нче санында чыккан «Син барда югалмам» повесте өчен.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. паспорты буйынса Тәзкирә, әҫәрҙәре Тәскирә исеме менән нәшер ителә.
  2. «Бәйләнештә» социаль селтәренең «Тәскирә Даянова ижады» төркөмендәге иғлан

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Мелетинский район Республики Башкортстан: энциклопедия / Редкол.: Ю. Ю. Султанов (гл.ред.), Н. Ф. Ахкамова (сост.), Г. К. Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9

Сылтамалар үзгәртү

Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар
әсәрләренең басма язмалары
әсәрләренең аудиоязмалары
әкиятләр
25.10.13 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Җил бабай» әкияте.(үле сылтама) Фирзәт Галиев укый.
14.03.16 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Таштимер һәм Җитез болан» әкияте. 1-нче тапшыру.(үле сылтама) Фирзәт Галиев укый.
15.03.16 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Таштимер һәм Җитез болан» әкияте.(үле сылтама) 2нче тапшыру(үле сылтама). Фирзәт Галиев укый.
28.04.16 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Кызыксынучан чеби» әкияте.(үле сылтама) кем укый?
18.05.16 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Мактанчык рауза белән гөлҗимеш» әкияте.(үле сылтама) Ләйсән Солтанголов укый.
03.06.16 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Ак болыт» әкияте.(үле сылтама) кем укый?
14.09.16 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Елан мөгезе» әкияте.(үле сылтама) кем укый?
03.10.16 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Яфраклар ник саргая?» әкияте.(үле сылтама) кем укый?
27.10.16 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Кишер нигә каты?».(үле сылтама) Зилә Сәлешева укый.
30.11.16 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Йомырка тын аламы?» әкияте.(үле сылтама) Зилә Сәлешева укый.
14.02.17 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Аксак карга баласы» әкияте.(үле сылтама) кем укый?
31.05.17 «Юлдаш» радиосы. «Иләү» тапшыруы. Тәскирә Даянова. «Акчәчкә» әкияте.(үле сылтама) Ләйсән Солтанголова укый.
әсәрләренең видеоязмалары