Шәрипов Тәлгать Муса улы (1 гыйнвар 1928 ел21 март 2013 ел) — үзешчән композитор. Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989) һәм атказанган мәдәният хезмәткәре (1978).

Тәлгать Шәрипов
Туган 1 гыйнвар 1928(1928-01-01) (96 яшь)
Үлгән Уфа, РСФСР, СССР
Һөнәре композитор

Биографиясе үзгәртү

Тәлгать Муса улы Шәрипов 1928 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Бәләбәй кантоны (Хәзер Чакмагыш районы) Имәнлекүл авылында туган. Күп балалы гаиләдә усә.

Аның энесе Ришат Муса улы Шәрипов — озак еллар заводта эшләп, «Социалистик Хезмәт Герое» дигән исемгә лаек була.

  • 1935 елда Имәнлекүл тулы булмаган мәктәпкә укырга бара. 1942 елдан колхозда төрле эшләрдә эшли.
  • 1944 елның февралендә аны Имәнлекүл сельпосында бухгалтер ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр. Аннан Уфага Башпотребсоюзга укырга җибәрәләр.
  • Авылның үзешчән түгәрәгендә катнаша. 1949 авыл клубының мөдире итеп куялар.
  • 1951-1954 елларда Уфа сәнгать училищесында баян классында укый.
  • 1954-55 елларда Башкортстан республика мәдәни‑агарту училищесының (Стәрлетамак) концертмейстеры.
  • 1958-61 елларда Стәрлетамак мәдәни‑агарту училищесының концертмейстеры вазифасыннан тыш, баян классы буенча укыта. Шул ук вакытта Стәрлетамак балалар музыка мәктәбендә дә эшләп тә йөри.
  • Кушнаренко район мәдәният йортының татар театрын оештыручы һәм аның сәнгать җитәкчесе (1958; 1962 елда "халык" исемен алган).
  • 1961 елдан алып Уфада: Башкорт республика халык иҗаты йортының халык кораллары оркестрында аккомпаниатор‑концертмейстер,
  • 1965-68 елларда методист,
  • 1969 елдан дирижер,
  • 1970 елдан 20‑нче урта мәктәптә,
  • 1974-89 елларда 1‑нче Уфа мәктәпкәчә педучилищесында укыта.
  • Шул ук вакытта үзенең белеме өстендә дә эшли. 1973 елда Уфа сәнгать училищесында музыка һәм композиция теориясе классын тәмамлый (Н. Я. Инякин классы).

1974-1975 елларда Уфа сәнгать институтында белем ала.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

1964 елдан җырлар иҗат итә башлый. Башкорт радиосы белән актив хезмәттәшлек итә башлый.Тамашачыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый.

Ул — башкорт, татар шагыйрьләренең шигырьләрен, үзенең тексларына (шул исәптән балалар өчен җырлар) язылган 400 дән артык җырның авторы.

Рәгыйдә Янбулатованың "Мәхәббәт ялкыннары" (1983) либреттосына язылган музыкаль комедия хор һәм вокаль ансамбльләре өчен язылган дистәгә якын әсәрләр, камера‑инструменталь әсәрләр, вальс һәм романслар, спектакльләргә музыка авторы.

Г.Игебаев шигыренә "Бердәнберем — газиз җирем", Г.Й.Рамазанов шигыренә "Имәннәр шаулый", Ф.Ә.Әсәнов шигыренә "Янгантау баскычлары", Н.Иделбай шигыренә "Туган авылым" һәм башка җырлары халык җырлары кебек таралып, телдән төшми сакланып килә.

Хезмәтләре үзгәртү

1975 елдан альбомнары чыга башлый:

  • Имәннәр шаулый: җырлар. Уфа, 1975; *
  • Юлларым сиңа бара: җырлар. Уфа, 1991;
  • Ташкыннарда аксын сагышым: җырлар. Уфа, 1993.

Барысы 5 альбом авторы.

  • Имәнлекүл авылында агалы‑энеле Шәриповлар исеме белән урам аталган.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Бөтенрусия авыл үзешчән сәнгате смотры лауреаты (Мәскәү, 1965)
  • Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре(1978)
  • Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе(1989)

Сылтамалар үзгәртү