Түбән Кама районы байрагы

Түбән Кама районы байрагы (рус. Флаг Нижнекамского района) — тану-хокукый билге, муниципаль берәмлекнең рәсми символы булып хезмәт итә. Түбән Кама муниципаль районы шурасының 2006 елның 9 июнендәге 25нче санлы карары нигезендә расланган.
Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2400нче сан белән кертелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 61нче сан белән кертелгән.

Түбән Кама районы байрагы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

9 июнь 2006

Дәүләт геральдик регистрында номер

2400

Байрак авторлары

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко, Г. Уткин

Нисбәте

2:3

Байрак тасвирламасы үзгәртү

Түбән Кама муниципаль район байрагы буе иңенә карата 2:3 нисбәтендәге турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Вертикаль буенча 3 буйга бүленгән: зәңгәр, сары, яшел. Сары буй байрак озынлыгының 1/5 өлешен тәшкил итә һәм үзара тигез озынлыктагы зәңгәр һәм яшел буйлар арасында урнаша. Сары буйда кояш һәм нарат рәсеме төшерелгән яшел график композиция сурәтләнгән.

Байрак символикасын нигезләү үзгәртү

Түбән Кама муниципаль районы байрагы район гербы нигезендә эшләнгән. Гербта сурәтләнгән Кама елгасы символы булган өч көмеш дулкын һәм биектә очучы кошлар байракта төшереп калдырылган.

Байракның символлары аллегория телендә район тарихын, географиясен һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.

Сары буйдагы нарат һәм кояш рәсемнәре районда яшәү өчен уңай табигый шартларны гәүдәләндерә.

Зәңгәрсу төс (зәңгәр төс) — намус, дан, тугрылык, гаделлек символы.

Сары төс (алтын төс) — ныклык, бөеклек, байлык, акыллылы, тотрыклылык, ихтирамлылык символы.

Яшел төс — тереклек, сәламәтлек һәм үсеш, яңарыш символы..

Авторлар төркеме үзгәртү

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан),Константин Мочёнов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Кирилл Переходенко (Конаково), Геннадий Уткин (Түбән Кама).

Тарих үзгәртү

Түбән Кама муниципаль районының рәсми символикасын булдыру эше 2004 елның ахырында башлана. Дулкыннар арасыннан килеп чыккан акчарлак төшерелгән проект тәкъдим ителә, ләкин әлеге проект яклау тапмый.

Түбән Кама районының рәсми символлары Түбән Кама муниципаль районы шурасының 2006 елның 9 июнендә кабул ителгән 25нче санлы карары нигезендә расланган[1].

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 240—243. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү