Түбән Кама районы гербы

Түбән Кама районы гербы (рус. Герб Нижнекамского района) Түбән Кама муниципаль районы шурасының 2006 елның 9 июнендәге 25нче санлы карары нигезендә расланган.
Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2399нчы сан белән кертелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 60нчы сан белән кертелгән.

Түбән Кама районы гербы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

9 июнь 2006

Дәүләт геральдик регистрында номер

2399

Герб авторы

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко, Г. Уткин

Нисбәте

7:9

Герб тасвирламасы үзгәртү

«Зәңгәрсу (зәңгәр) hәм яшел төсләргә бүленгән кыр, аның өстендә - нурлар белән әйләндереп алынган яшел шар («кояш шәүләсе») сурәтләнгән алтын төстәге багана. Шар аша яшел төстәге нарат агачы үтә. Наратның сары төскә кергән кәүсәсе шарны кисеп үтә һәм яшел төскә әверелеп, өскә юнәлә. Зәңгәр төстәге якның аскы өлешендә тәңкәсыман җепләрдән торган дулкын рәвешендә бөгелгән өч рәт, ә яшелендә өстә көмеш төстәге шулай ук өч (ике hәм бер) акчарлак оча. Гербның бөтен өлешләре үзара тигез. Якларның үзара нисбәте 7:9»

Герб символикасын нигезләү үзгәртү

Гербның шартлы билгеләре (символлары) аллегория телендә район тарихын, географиясен һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра. Район һәм шәһәр исеменә бәйле, гербта Кама елгасы сурәтләнгән. КамаИдел елгасының иң зур кушылдыгы, аның агымы уңаенда өч сусаклагыч төзелгән. Шуларның иң эресе — Түбән Кама сусаклагычы һәм гидроэлектростанциясе. Көмеш дулкыннар фонында елга төсе зәңгәр – сары – яшел төсләргә үзгәрә.

Нарат һәм кояш рәсемнәре районда яшәү өчен уңай табигый шартларны гәүдәләндерә. Биектә очучы кошлар рух күтәренкелеген, көч-куәтне, үсешкә омтылышны чагылдыра.

Көмеш төс — чишмә суының сафлыгы, камиллек, мәрхәмәтлелек, үзара аңлашу символы.

Зәңгәрсу төс (зәңгәр төс) — намус, дан, тугрылык, гаделлек символы.

Сары төс (алтын төс) — ныклык, бөеклек, байлык, акыллылы, тотрыклылык, ихтирамлылык символы.

Яшел төс — тереклек, сәламәтлек һәм үсеш, яңарыш символы.

Авторлар төркеме үзгәртү

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Кирилл Переходенко (Конаково), Геннадий Уткин (Түбән Кама).

Тарих үзгәртү

1975 елның 13 сентябрендә Түбән Кама хезмәт ияләре депутатларының шәһәр шурасы Түбән Кама шәһәренең беренче гербын кабул итә.

Түбән Кама муниципаль районының рәсми символикасын булдыру эше 2004 елның ахырында башлана. Дулкыннар арасыннан килеп чыккан акчарлак төшерелгән проект тәкъдим ителә, ләкин кабул ителми.

Түбән Кама районының рәсми символлары Түбән Кама муниципаль районы шурасының 2006 елның 9 июнендәге 25нче санлы карары нигезендә расланган[1].

Галерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 240—243. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү