Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең бакалы урынчылыгы

Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең бакалы урынчылыгытатар теленең урта диалектына караган Түбән Кама керәшеннәре сөйләшләре төркеме урынчылыгы. Үз атамасын Башкортстанның Бакалы районы үзәге Бакалы авылы исеменнән ала.

Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең бакалы урынчылыгы
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Башкортстан

Бакалы районы
Шаран районы
 Классификация
Төркем:

Таралышы үзгәртү

Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең бакалы урынчылыгы Башкортстанның төньяк-көнбатышында Бакалы[1] һәм Шаран районнары керәшен татарлары арасында таралган. Алар Бакалы районы Иске Әҗми, Боҗыр, Яңа Балыклы, Әрнәш, Яңа Илек, Утар һәм Шаран районының Базгыя авылларында яшиләр. Әлеге торак пунктлар элегрәк Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Бакалы һәм Нугайбәк волостьларына караганнар.

Үзенчәлекләре үзгәртү

Сөйләштә татар теленең урта диалектының күпчелек сөйләшләре һәм башка керәшен сөйләшләрендәге кебек җ-лаштыру (җал - йал) хас. Шулай ук, [п], [к], [қ] авазлары сакланган (тупрақ – туфрак, җапрақ – яфрак, қан - хан), әдәби телдәге кебек җ>з тәңгәллеге бар (заный – җаный), [қ]>[х] (хырау – кырау), [л], [г], [з] алдыннан [н] төшеп кала (Мизәлә - Минзәлә), билгеле киләчәк заман формасында [й] төшеп кала (бармачақ – бармаячак), сүз эченә сузык аваз өстәү (керегән – кергән) хас.

Шул ук вакытта бакалы урынчылыгына минзәлә сөйләше йогынтысы күренә: сүз ахырын к-лаштыру (қысқақ – кыска, жуқақ – юка), тау ягы, минзәлә сөйләштләрендге кебек -малы/-мәле инфинитивы куллану (бармалы – барасы, килмәле - килергә кирәк).

Бакалы сөйләше лексиккасы гомумтатар ликасына туры килә, борынгы сүзләр сакланып калган (калта - бөрмә, сырга - алка, кашбау - милли баш киеме).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Булатова М.Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М.Р. Булатова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. - Казан: Мәгариф, 2008. - 463 б.
  • Рамазанова Д.Б. Татар теленең Урта Кама тирәсендә таралган сөйләшләре: дис.канд. филол. наук. Казан, 1968. 519 б.
  • Баязитова Ф.С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. М.: Наука, 1986. 248 с