Түбән Кама керәшеннәре
Түбән Кама керәшеннәре — Кама елгасының түбән агымы җирлегендә, Татарстанның Алабуга, Тукай (элек Чаллы), Минзәлә, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама районнары һәм Башкортстанның Бакалы районында, Удмуртиянең көньягында 100-гә якын авылда яшәүче керәшеннәр.
Түбән Кама керәшеннәре | |
яшәү җире |
Татарстан, Башкортстан, Удмуртия , Самара өлкәсе |
---|---|
Теле |
татар теленең урта диалекты Түбән Кама керәшеннәре сөйләше |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе |
Фәнни әдәбиятта, архив документларында һәм Уфа губернасына караган язмаларда бу якларда яшәүче керәшеннәрне XVI—XVII гасырларда элекке Казан ханлыгы территориясенең үзәк өлешеннән күчеп утырганнар дип күрсәтәләр. Аерым чыганаклар буенча Тукай, Минзәлә, Зәй, Алабуга районнарындагы керәшен авылларының бик күптәннән яшәп килгәнлеге күренә. Югарыда күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр Уфа епархиясенә караган язмаларда һәм архив документларында «иске» керәшеннәр дип теркәлеп калдырылганнар.
Чыганаклар
үзгәртү- История и культура татар-кряшен (XVI–ХХ вв.): коллективная моногра- фия. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. – 960 с. + 36 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-213-6