Өермә

(Торнадо битеннән юнәлтелде)

Өермәяшенле болыт эчендә барлыкка килгән, җиргә кадәр багана хасил итеп, җил бөтереп кар, тузан һ.б. йөрткән атмосфера күренеше.

Өермә
Сурәт
Коллаж
Үлчәү шкаласы Фуҗита яхшыртылган шкаласы[d]
 Өермә Викиҗыентыкта

Төрләре үзгәртү

  • Кечкенә өермә. Аны җилле, буранлы көндә күрергә мөмкин. Ул юлда бөтерелеп-бөтерелеп тузан яки кар туздырып ала да каядыр китеп югала. Күпмедер вакыттан соң тагын килен чыга. Бу – йомшак, «бала өермә» генә. Аның бернинди зыяны юк.
  • Көчле өермә. Ул яшен вакытында барлыкка килә һәм кечкенә өермәдән көчлерәк була. Көчле өермә агач ботакларын сындыра, җирдәге җиңелчә предметларны очыртып алып китә.
  • Гаять көчле өермә. Аны торнадо дип тә атыйлар (испан теленнән). Ул көчле яшен вакытында барлыкка килә. Торнадо бик көчле итеп әйләнеп төрган һава баганасыннан гыйбарәт. Бу вакытта җилнең бөтерелү тизлеге 500 км/сәг кә кадәр җитә. Бу – дөньядагы иң көчле җил тизлеге. Киңлеге берничә йөз метрга җиткән һава баганасы юлында өчраган һәрнәрсәне: агачларны, автомобилләрне, йортларны үз эченә суырып ала. Сәгатенә 50 км тизлек белән бер урыннан икенче урынга күчә.

Барлыкка килүе үзгәртү

Җирдән күтәрелә яисә зур тизлек белән җир өстеннән хәрәкәт итә торган салкын һәм җылы яисә көчле һәм йомшак һава агымнары очраша. Шул вакытта яшен болытыннан җиргә бөтерелә-бөтерелә гаять көчле өермә төшә. Ул озын һәм киң багана хасил итә. Өермә баганасы эчендәге һава аска төшә, ә аның тирә-ягындагы һава өскә ургыла.

Таралуы үзгәртү

Торнадоларның үзәге Америка Кушма Штатларының үзәк штатларында урнашкан. Алар ел саен андагы авылларга, шәһәрләргә зур зыян салалар. Урманнарны, басуларны яраксыз хәлгә китерәләр. Мал-туарларны, кешеләрне, хәтта кечерәк йортларны да һавага күтәреп алып китәләр.

Соңгы елларда андый бәлаләр безнең якларда да ешаеп китте. 2014 ел җәенең соңгы көн­нәрендә, 29 августта, табигый афәттән Башкортстанның Краснокама, Яңавыл районнары зур зыян күрде. Көндез көн кояшлы торды, ә кичкә, күк йөзен кара болыт каплап алып, боз, яңгыр яварга тотынды. Нефтекама шәһә­реннән ун чакрымда урнашкан Курый, Еноктай авыллары янында гарасат куба, кап-кара җил өермәсе авылның берничә урамы аша үтеп, Яңавыл районына таба юнәлә. Юлындагы Коньга авылына зыян салып, Яңавылның Көнчыгыш бистәсендәге йортларны кыра, Иске Көек авылына кагылып үтә. Нә­тиҗәдә, йөзәрләгән йорт җимерелә, авыллар утсыз кала, ике кешенең гомере өзелә.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Калып:Атмосфера күренешләре