Торбәшләр

субэтнос

Торбәшләр (үзатамалары мак. Торбеши, Нашинци), кайбер илләрдә Мөселман македониялеләр [2] (мак. Македонци-муслимани / Makedonci-Muslimani) ― субэтнос, ислам динендәге македониялеләр. Алар македон телендә аралаша һәм XV – XVII гасырлдарда кабул иткән Ислам динен тота.

Торбәшләр
Үз аталышы

Торбеши, Нашинци

гомуми сан

120 000

яшәү җире

Македония байрагы Төньяк Македония:
40;000—80;000 (2008)

Албания байрагы Албания:
80;000—120;000[1]. (2001)

Сербия Сербия:

10 000—40 000 (1991)
Теле

македон, Нашински сөйләше

Дине

ислам (сөнниләр)

Кардәш халыклары:

славяннар

     Македониядә мөселман македониялеләр яшәү районары
      Македониядә мөселман македониялеләр күпчелек тәшкил иткән районнар
Дебардан ерак түгел Горно-Косоврасти авылында Македония мөселман хатын-кызлары халык биюен башкара
Төньяк Македония картасында диннәр (2002): ислам ( яшел), православие (зәңгәр)

ИсламТөньяк Македониянең XV гасырдан бирле традицион диннәренең берсе. Македония мөселманнары нигездә сөнни исламда. 2002 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, республикада 674 мең мөселман (ил халкының 33,3% ы) яши. Нигездә, албанлылар, шулай ук төрекләр, чегәннәр, славяннар (торбәшләр, гораннар, бошнаклар) ислам динендә.

Урнашу

үзгәртү

Торбәшләр Төньяк Македониянең көнбатыш районнарында: Река, Жупа һ. б. өлкәләрдә яши. Аларның бер өлеше төрекләштерүгә (Дебора Жупасы һәм Кичево җәмгыяте(рус.) районында) яки албанлаштыруга (Гостивардан(рус.) төньяк-көнбатышка таба) дучар ителгән. Торбәшләр македон телендә сөйләшсәләр дә, аларның бер өлеше үзләрен албаннар яки төрекләр дип саный. Балкан халкының үзбилгеләнешенең үзенчәлеге булып, берәр конфессиягә бәйлелекнең приоритетлы булуы тора. Шуның нәтиҗәсендә, торбәшләрнең ныклы этник үзбилгеләнеше юк, 2002 елда уздырылган халык санын исәпкә алу мәгълүматлары да шуны күрсәтә: торбәшләрнең зур күпчелеге үзләрен, нигездә, мөселман динендәге македоннарга кертеп карый, бер өлеше үзләрен албаннар, төрекләр, бошнаклар һәм гади генә «мөселман», дип атаган[3][4].

Кайбер авторлар раслаганча, Албаниянең славян телле мөселманнары милләте буенча болгарлар булып тора[5].

Рус слависты Афанасий Селищев (1886―1942) торбәшләр дип Дебар(рус.), Скопье һәм Полог төбәкләрендә яшәүче төрекләшкән болгарларны атыйлар, дип раслый[6].

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. M. Apostolov. The Pomaks: A Religious Minority in The Balkans, 1996(ингл.)
  2. Kowan, J. (2000) Macedonia: The Politics of Identity and Difference, p.111
  3. Macedonia demographics. Macedonians muslim. Torbeši — Macedonian Muslims. Makedonija.name (1999—2014).
  4. Maria Koinova. Muslims of Macedonia // Minorities in Southeast Europe. — Center for Documentation and Information on Minorities in Europe — Southeast Europe (CEDIME-SE). — С. 15.(Тикшерелгән 27 июль 2014)
  5. Асенова, Петя. Българо-албанската интерференция в Голо бърдо (Албания) // Българите извън България. Сборник с материали от международен симпозиум — Бургас, юни 1997. — Велико Търново, 1997, с. 124—127(блг.);
    Бояджиев, Тодор. Българите в Голо бърдо Албания // Българите извън България. Сборник с материали от международен симпозиум — Бургас, юни 1997. — Велико Търново 1997, с. 57—60(блг.);
    Мангалакова, Таня. Българите в Мала Преспа и Голо бърдо // Проблеми на мултиетничността в Западните Балкани. Теренни проучвания. — София, 2004, с. 276—297(блг.)
    Ethnic Bulgarians in Mala Prespa and Golo Brdo, Problems of Multiethnicity in the Western Balkans, Sofia 2004, p. 298—319 (ингл.).
  6. Селищев, Афанасий. Полог е его болгарское население. Исторические, этнографические и диалектологические очерки Северо-Западной Македонии, София 1929, с. 406, прим. 2