Томази Кереселидзе

Томази (Тамази) Кереселидзе (гөрҗ. თამაზი კერესელიძე ′тамази кереселидзе′, 1950 елның 29 гыйнвары, ССРБ, Гөрҗистан ССР, Амбролаури районы, Садмели — 1978 елның 6 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — Яр Чаллы ДАИ өлкән инспекторы, милиция лейтенанты. 1978 елның 6 декабрендә хезмәт вазифасын үтәгәндә ерткычларча үтерелгән. Аның исеме белән Яр Чаллыда урам аталган.

Томази Кереселидзе
Туган 29 гыйнвар 1950(1950-01-29)
ССРБ, Гөрҗистан ССР, Амбролаури районы, Садмели
Үлгән 6 декабрь 1978(1978-12-06) (28 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы
Милләт грузин
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Һөнәре ДАИ инспекторы
Җефет Надежда Иван кызы
Балалар кызы Нателла
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 29 гыйнварында Гөрҗистан ССР Амбролаури районы (хәзерге Гөрҗистанның Рача-Лечхуми һәм Квемо-Сванети крае Амбролаури муниципалитеты) Садмели авылында туган. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, армиядә хезмәт итә. Комсомол юлламасы буенча Яр Чаллыга, КамАЗ заводы төзелешенә килә. «Камгэсэнергострой»ның 5нче автотранспорт хуҗалыгында машина йөртүче булып эшли башлый. Бер елдан, иң яхшы комсомол буларак, эчке эшләр органнарына хезмәткә тәкъдим ителә. 1974 елда Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә. Укып бетергәч, Яр Чаллының 3 комплексында участковый булып хезмәт итә. Соңрак ДАИга юл күзәтүе хезмәтенең өлкән инспекторы булып күчә.

Фаҗига үзгәртү

1978 елның 6 декабрендә төзелеп килүче Яр Чаллы шәһәрендә транспорт чараларының хәрәкәтен күзәтү буенча хезмәткә ДАИның 4 хезмәткәре чыга. Смена башлыгы итеп Т. Кереселидзе билгеләнә. Кичке тугыз тулып киткәч, «Москвич-408» автомобилендә Мысовые Челны урамыннан 1нче автоюлга таба барганда, Т. Кереселидзе каршысына зур тизлектә килүче дәүләт номерлары тагылмаган «КАМАЗ-5320» машинасын күрә. Балык заводы янында КАМАЗ «ЛиАЗ» автобусы белән бәрелешә. Инспектор аны куа китә. Туктарга кушкан инспекторны тыңламыйча, КАМАЗ юлын дәвам итә. 7нче санлы РИЗ-Водозабор юлында КАМАЗ туктый. Аннан 3 ир-ат төшә. Яннарына килгән Т. Кереселидзены алар кыйныйлар, кюветка сөйрәп төшереп, шунда үтерәләр. Үтерүчеләрне иртән тоталар. КАМАЗ йөртүчесе Владимир Ситушкинны атарга, энесе Александрны 10 елга, өченче җинаятьче Николай Кононовны 15 елга төрмәгә ябарга хөкем итәләр.

Әлеге фаҗигадән соң ике көн үткәч, ДАИ хезмәткәрләрен хезмәт вазифасын үтәргә Макаров пистолеты белән коралландырып чыгару тәртибе кертелә[1].

Т. Кереселидзе җәсәде махсус очкычта туган авылына алып кайтып җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Надежда Иван кызы. 1977 елның 23 апрелендә өйләнешкәннәр. Кызлары Нателла (1978), Алабуга милиция мәктәбен, читтән торып Казан юридик институтын тәмамлаган, Яр Чаллы эчке эшләр идарәсе өлкән юрисконсульты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
Яшәгән йорты диварындагы истәлек тактасы
  • Садмели авылында укыган мәктәбенә исеме бирелгән.
  • 1979 елда Яр Чаллыда урамга исеме бирелгән.
  • Яшәгән йорты диварына истәлек тактасы беркетелгән.

Әдәбият үзгәртү

  1. Наилә Вилданова. Томази. Цена безопасной дороги. Казань : ГУ НЦ БЖД, 2011. ISBN 978-5-98496-013-7

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү