Татьяна Власова (1905)
Татьяна Александровна Власова (1905 елның 18 (31) декабре, Буа — 1986 елның 16 июне Мәскәү) — совет психологы һәм дефектологы, психология фәннәре докторы (1972), профессор (1976), ССРБ Педагогика фәннәре академиясе академигы (1982).
Татьяна Власова | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Татьяна Александровна Власова |
Туган | 18 (31) декабрь 1905 яки 31 декабрь 1905[1] Буа, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 16 июнь 1986 (80 яшь) яки 16 февраль 1986[1] (80 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе РСФСР[d] СССР |
Әлма-матер | Икенче Мәскәү дәүләт университеты[d] |
Һөнәре | психолог, defectologist, университет профессоры |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | психология фәннәре докторы[d] (1972) |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүТатьяна Власова 1905 елның 18 (31) декабрендә Буада (хәзерге Татарстан Республикасы) крестьян гаиләсендә туа[2].
Хезмәт эшчәнлеген 1922 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Буа, ә соңрак Казан мәктәпләрендә һәм балалар йортларында укытучы һәм тәрбияче булып башлый. 1929 елда 2 нче Мәскәү университетының педагогия факультетының дефектология бүлеген тәмамлый һәм илдә дефектология буенча беренче фәнни үзәк — РСФСР Халык хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эксперименталь-дефектология институтының (соңыннан ССРБ ПФА дефектология фәнни-тикшеренү институты була) оештыру комиссиясе составына кертелә. Власованың тормышы шул институт белән бәйле була, анда ул клиник-диагностика бүлеген җитәкли, директор урынбасары һәм директор булып эшли.
СБКФ әгъзасы була[3]. 1945 елдан 1963 елга кадәр Татьяна Александровна СБКФ ҮК аппаратында җаваплы партия эшендә була, бер үк вакытта фәнни эшне дәвам итә. 1963 елдан Т. А. Власова — яңадан ССРБ ПФАның дефектология фәнни-тикшеренү институтында фәнни эш буенча директор урынбасары, ә 1968 елдан башлап үз үлеменә кадәр — институт директоры.
1986 елның 16 июнендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратында (3 участок, 60 рәт) җирләнгән[4].
Бүләкләр
үзгәртү- Октябрь Инкыйлабы ордены;
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены;
- Халыклар Дуслыгы ордены;
- Хөрмәт Билгесе ордены;
- Крупская медале;
- Макаренко медале;
- Гогебашвили медале;
- Бер төркем союздаш республикаларның халык мәгарифе отличнигы билгесе;
- өч тапкыр ССРБ педагогик фәннәр академиясе премиясе;
- РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1980).