Татьяна Аристовская

Татьяна Вячеславовна Аристовская (1912 елның 2 октябре, Казан, Россия империясе2004 елның 29 мае, Тель-Авив, Израиль) — Россия галиме, микробиолог, биология фәннәре докторы, Докучаев һәм Вильямс премияләре лауреаты.

Татьяна Аристовская
Туган 2 октябрь 1912(1912-10-02)
Казан, Россия империясе
Үлгән 29 май 2004(2004-05-29) (91 яшь)
Тел-Әвив, Исраил
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының биология факультеты[d]
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Томрыш юлы үзгәртү

Татьяна Аристовская 1912 елның 2 октябрендә Казанда табиб Вячеслав Михайлович Аристовский гаиләсендә туа.

1929 елда Казан университетына укырга керә. 1932 елда әти-әнисе белән Ленинградка күчә һәм укуын Ленинград дәүләт университетында (ЛДУ) дәвам итә.

1936 елда ЛДУның биология факультетын, 1940 елда, «СО2 куллану һәм карбоксил гетеротрофлар редукциясе мөмкинлекләре турында» темасына диссертация яклап, Лесгафт исемендәге табигать-фәнни институтында аспирантураны тәмамлый һәм 1945 елга кадәр шунда эшли.

1945 елдан башлап — ПАБСИ өлкән фәнни хезмәткәре. 1949 елдан ССРБ Фәннәр Академиясенең Кольская базасы туфраклар микробиологиясе лабораториясе белән җитәкчелек итә.

1954—1989 елларда — Докучаев исемендәге үзәк Туфрак белеме музееның (Ленинград) туфрак микробиологиясе лабораториясе мөдире.

1966 елда «Көлсулы туфраклар микрофлорасы һәм подзол барлыкка килү микробиология» темасына биология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Төньяк раса микроорганизмнарының физиологик үзенчәлекләрен өйрәнү һәм аларның әйләнә-тирә мохит шартларына мөнәсәбәте, Мурманск өлкәсе туфракларының уңдырышлылыгын арттыру өчен бактериаль ашламалар куллану өлкәсендә белгеч. Туфрак микробиологиясендә туфрак-генетик юнәлешкә нигез салучыларның берсе.

117 фәнни эш, шул исәптән 2 монография авторы.

ССРБ Фәннәр академиясенең Докучаев исемендәге премия (1970, 1965 елда чыккан «Подзол туфраклар микробиологиясе» монографиясе өчен) һәм ВАСХНИЛның Вильямс исемендәге премия (1980, «Туфрак барлыкка килү процессы микробиологиясе» монографиясе өчен (1980)) лауреаты.

1990 елда пенсиягә чыга һәм гаилә хәлләре аркасында Израильгә эмиграцияләнә. Иерусалимда җирләнгән.

Улы — РФА әгъза-корреспонденты Борис Громов.

Басмалар үзгәртү

  • Микрофлора почв Кольского полуострова. — Л., 1947;
  • Микробиология подзолистых почв. — М.; Л., 1965;
  • Микробиология процессов почвообразования. — М.; Л., 1960.

Искәрмәләр үзгәртү

  • Учёные Кольского научного центра, (1930—2005). — Апатиты, 2006.
  • С. А. Сычева. Женщины-почвоведы. НИА-Природа. Москва, 2003.
  • Г. А. Евдокимова. К 100-летнему юбилею Т. В. Аристовской (К началу исследований по почвенной микробиологии на Кольском полуострове). — Вестник Кольского научного центра РАН, 2012, в. 4.

Сылтамалар үзгәртү