Татарстан керәшеннәре

Татарстан керәшеннәрекерәшен татарларының Татарстан Республикасы территориясендә таралган территориаль төркеме.

Татарстан керәшеннәре
Үз аталышы

керәшеннәр, татарлар

Теле

татар теле

Дине

православие

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Керәшен татарлары авыллары зәңгәр төс белән бирелгән

Таралышы үзгәртү

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә керәшен татарлары саны 29 962 кеше тәшкил иткән.[1][2] Ләкин күпчелек керәшен татарлары сан алу вакытында үзләрен татар, яки рус дип билгеләгәнлектән, якынча саннарын 280 мең кешегә кадәр дип бәялиләр.[3]

1926 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, керәшен татарлары мөстәкыйль этник берәмлекләр буларак исәпкә алынганда, керәшен татарлары 104,4 мең кеше булганнар.[4]

Татарстанда керәшен татарлары составында Мәлки, Чистай, Көнбатыш Кама, Алабуга, Минзәлә этнографик төркемнәре бар.[5]

Телләре үзгәртү

Татарстанда керәшен татарлар татар теленең казан диалектында сөйләшәләр, мәлки керәшеннәре сөйләше көнбатыш диалектына караган искәрмә булып тора, ә чистай керәшеннәре сөйләшенә урта диалект белән көнбатыш диалект билгеләре хас.[5]

Тарих үзгәртү

Керәшеннәрне христиан динен кабул итү вакытлары буенча «иске» һәм «яңа» керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып, 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар «иске керәшеннәр» дип аталган. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү өчен махсус комиссия (рус. Новокрещенская комиссия) оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар — «яңа керәшеннәр» дип аталып йөртелә башлыйлар.

Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә һәртөрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, солдат хезмәтеннән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һ. б. кызыксындыру чараларын кулланган.

Христиан диненә күчкән татарларның бер өлеше тулысынча урыслашкан, татар исәбеннән чыккан. 1713 елда Петр I барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга әмер бирә: аерым указ чыгара. Аны үтәмәгән морзалар үзләренең биләмәләрен һәм өстенлекләрен югалтырга тиеш булалар. Морзаларның бер өлеше чукына. Биләмәләрен югалткан, әмма динен алыштырмаган морзаларны халык телендә «чабаталы морзалар» дип атаганнар.

XIX гасыр башларыннан көчләп чукындырылган татарлар арасында яңадан мөселман диненә әйләнеп кайту башлана.

Октябрь революциясеннән соң Татарстанда «Керәшен мәсьәләсе» барлыкка килә, аны хәл итүдә 2 алым билгеләнә: керәшен татарларына билгеле бер автономия бирү яки башка татарлар белән рухи якынаю. Кискен көрәштә урта линия җиңү яулап, керәшен татарларына билгеле бер мәдәни автономия тәкъдим ителеп, керәшен татарлары белән татар-мөселманнар арасында аермаларны бетерү сәясәте алып барыла.[5]

1990 елларда керәшен татарларының православие динен тоту традицияләренә нигезләнгән рухи тормышын торгызу тенденциясе күзәтелә, 1990 елда керәшеннәрнең этнографик мәдәни-агарту берләшмәсе оештырыла, 2001 елда берничә конференция, керәшен татарлары съездлары чакырыла. Әмма керәшен татарлары лидерлары тарафыннан тәкъдим ителгән 2002 елгы халык санын алу барышында үзбилгеләнеш турындагы лозунглар керәшен татарларының 1/10 өлешеннән дә кимрәген колачлый. Хәзерге шартларда керәшен татарларының мәдәни-дини үсешендәге билгеле бер проблемалар саклана.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге / Төзүчесе Н.В. Максимов. - Казан: Мәгариф, 2002. - 223б.
  • Исхаков Д.М. Этнографические группы татар Волго-Уральского региона: принципы выделения, формирование, расселение и демография. Казань, 1993.