Таймас Шафик улы Шафыйков ( баш. Таймаҫ Шафиҡ улы Шафиҡов, 18991947 ) — дәүләт эшлеклесе, БАССР Үзәк Башкарма комитеты рәисе (1929—1931).

баш. Таймаҫ Шафиҡ улы Шафиҡов
Җенес ир-ат
Туу датасы 19 февраль 1899(1899-02-19)
Туу урыны Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 1947
Һөнәр төре сәясәтче
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Tаймас Шафыйков 1899 елның 19 февралендә Ырынбур губернасының Силәбе өязе Куйсары авылында туган (хәзерге Аргаяш районы Чиләбе өлкәсе ) [1] .

Ул Россия гражданнар сугышында катнашкан. 1919 елның февраленнән июнь аена кадәр ул А.В. Колчакның Рәсәй армиясендә, һәм 1919 елның сентябреннән 1922 елның апреленә кадәр - Кызыл Армия сафларында хезмәт итә [2] .

1922—1924 елларда Куисары авыл советы рәисе булды, һәм 1924—1926 елларда —Мөхәммәткол волосте башкарма комитеты рәисе була.

1926—1928 елларда Аргаяш кантонының башкарма комитеты бүлеге рәисе, начальнигы булып эшләде.

1928—1929 елларда ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы партия хезмәткәрләре курсларында тыңлаучы була.

1929—1931 елларда — Башкорт АССРы Башкарма комитеты рәисе.

1931—1933 елларда Мәскәүдә Социалистик Авыл хуҗалыгы академиясенең терлекчелек факультетында укыган.

1933—1937 елларда сәяси бүлек начальнигы, соңрак - Юмагужа машина-трактор станциясе директорыбула.

"Башкорт милләтчесе" буларак репрессияләнгән. 1937 елның сентябрендә ул кулга алына. 1939 елда аны азат итәләр. Мөхәммәткол машина-трактор станциясендә участок агрономы, директор урынбасары, директор булып эшли. Соңрак Айбат авылында колхоз рәисе, Аргаяш районының заготовкалар әзерләү базасы мөдире була.

1956 елда ул үлеменнән соң реабилитацияләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү