Табанлыкүл (Бүздәк районы)

Бүздәк районында юкка чыккан авыл

Табанлыкүл (баш. Табанлыкүл) ― Башкортстан АССРның Бүздәк районындагы юкка чыгарылган авыл. Бетерелгәндә Бүздәк авыл советы составына кергән. Топоним Бүздәк авылында Табанлыкүл урамы, «Табанлыкүл» бассейны (Садовая ур., 1/2 [1]) исемнәрендә сакланып калган.

Табанлыкүл
Нигезләнү датасы 1925
Дәүләт  Россия
Карта

География

үзгәртү

Табанлыкүл күле буенда урнашкан булган[2].

XX гасыр башында Бәләбәй өязе территориясендә шул ук исемдәге кипкән күл урынында нигезләнгән мишәр авылы. Табанлыкүл урынында барлыкка килгән тимер юл станциясе соңрак Бүздәк исеме алган, элекке Бүздәк авылы Иске Бүздәк булып калган[3].

Гасыр уртасына (1930―1950 еллар) авыл Бүздәк авыл советы үзәге булып китә.

1970-еллар уртасында Бүздәк бистәсенә (хәзерге Бүздәк авылы) кушыла[2].

Халык саны

үзгәртү

1917 елда 78 йортта 527 кеше; 1920 елда ― 774 кеше яшәгән. 1939 елдан халык саны Бүздәк бистәсе белән бергә исәпкә алынган[2].

1917 елда Табанлыкүлдә 325 рус, 149 мишәр, 22 белорус, 21 типтәр, 9 украин, 1 чуаш яшәгән[4].

Авыл белән бәйле шәхесләр

үзгәртү
  • Ринат Кудашев (1936), төзүче-инженер, «Нефтегазстрой» концерны директоры (1988 елдан), РСФСР атказанган төзүчесе (1989).

Искәрмәләр

үзгәртү