Сәхаутдин Миңлекәй

Сәхаутдин Кашафетдин улы Миңлекәй - педагог, шагыйрь, мәгърифәтче.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1895 елның яңача 7 декаберендә Татарстанның Ютазы төбәгенә керә торган Акбаш исемле татар авылында игенче гаиләсендә туган. Аның әтисе Кәшәфетдин карт тирә-якка танылган бүрек тегүче булган. Шуңа күрә “бүрекче Кәшәф” дип йөрткәннәр аны. Оныкларының сөйләвенә караганда, ул кырыс холыклы булу өстенә, мәзәкләр сөйләргә дә ярата торган була. Бәлки аның менә шул җорлыгы балаларын укытуга да каршылык тудырмагандыр. Ә инде дүрт улының икесе – Фәттах белән Сәхауның ул заманда урыс мәктәбенә укырга китүләрен уйласаң, чыннан да, аларның әтисе бик акыллы карт булган.


Әйтергә кирәк, Сәхауның балачактан укырга дәртле, шигъри җанлы, хисле булып үсүенә абыйсы зур этәргеч бирә. Фәттах абыйсы – Сәхауның иң яраткан туганы. Ул аның тормышына, киләчәк язмышына, әдәби юнәлешенә бик нык йогынты ясаган кеше. Фәттах үзенең белеме белән башкалардан аерылып тора. Ул башта авылда Әхмәтҗан хәзрәткә сабакка йөри, аннары күрше Башкортстандагы Зәет авылы мәктәбендә, соңыннан күренекле Бәйрәкә мәдрәсәсендә укый. Анда шәкертләрнең төрле оешмаларында катнаша, кулъязма гәзитләр чыгара. 1904-1905 нче елларда Фәттах Миңлекәй Бөгелмәдәге атаклы миллионер Шакир Хәкимов сәүдәгәрләре аркылы “Тавыш”, “Урал”, “Чулпан”, “Тәрҗеман” гәзитләрен, “Кармак”, “Чүкеч”, “Сәнәк”, “Яшен”, “Аң”, “Сөембикә” һәм башка журналларалдыра, аларны авылга алып кайтып халыкка тарата. Аның китап киштәсендә Г. Тукай, Дәрдманд, С. Рәмиев, С. Сүнәләй, Н. Думави, Г. Исхакый, Риза Фәхретдин һәм башка ул заман әдипләренең әсәрләре булган. Тарихчы –галим Һади Атласиның “Казан тарихы” китабын да Сәхаутдин беренче мәртәбә абыйсының кулында күрә. Бу йорт чын мәдәният учагына әйләнә. Җәйнең матур көннәрендә, бәйрәмнәрдә Ютазы, Ык буйларына чыгып хозурланып ял итәләр, татар көйләрен тыңлыйлар, үзләре дә җырлфйлар, китап-журналлар укыйлар. Ә инде кышкы салкын кичләрдә Фәттах абыйсы өенә җыелалар. Биредә чын-чынлап әдәби түгәрәк оеша. Шул ук вакытта җыелып сәяси, иҗҗтимагый, тарихи мәсьәләләрне дә тикшерәләр.


Башлангыч белемне Акбаш мәдрәсәсендә алгач, аны 1906 нчы елда атаклы Бәйрәкә мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Мәдрәсәдә Сәхау 7 ел укый. Әмма ул вакытын һич тә бушка сарыф итми, мәдрәсәнең бик тә бай китапханәсе бар, анда гарәп, фарсы, татар, урыс телләрендә әдәби әсәрләр күп тупланган, китапханә ишеге шәкертләргә һәрвакыт ачык була. Мәдрәсә белеме белән генә риза булмаган бер төркем шәкертләр белән бергә, С. Миңлекәй дә бу китапханәдә тупланган шактый әдәбият белән таныша. Шәкертләр мәдрәсәдә укыган чорда халык җырларын, бәетләр, мәкальләр, табышмаклар җыялар, үзләре дә төрле хәлләргә карата бәетләр, халык авыз иҗатына ияреп такмаклар чыгаралар. Сәхау алар арасында үзенең тапкырлыгы белән аерылып тора, кечкенәдән үк әкиятләр тыңларга, аларны сөйләргә ярата. Ул шул елларда үзенең каләмен сынап карый, анда әдәби иҗат белән шөгыльләнүгә омтылыш туа.


Мәдрәсәне тәмамлагач, 1913 нче елда Добрино исемле урыс авылындагы икееллык мәктәптә укый. 1915 нче елны туган авылында укыта башлый . Шул ук елны аны хәрәкәттәге армиягә алып сугышка җибәрәләр. Озак та үтми, аны Камышин шәһәренә офицерлар хәзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Татарча – урысча укый – яза белгән егет солдатлар арасында абруйга ирешә. Курсларны тәмамлаганда нибары 3 кенә солдат кече унтер офицер дәрәҗәсе алып чыга. Шуларның берсе Сәхау Миңлекәй була.


1917 нче елның 5 июлендә матбугатта беренче тапкыр Сәхау Миңлекәйнең “Туган илне сагыну” дигән шигыре дөнья күрә. Бу аны тагын да канатландыра, шуннан башлап С.Миңлекәй үзенең шигырьләрен, тәрҗемәләрен Казанда чыга торган матбугат басмаларына җибәреп тора.


С. Миңлекәй 1918 нче елны демобилизацияләнеп, туган якларына кайта . Бөгелмә шәһәренә барып укытучылыкка имтихан тота һәм 1919 нчы елның язынача Акбаш авылында балалар укыта. 1919 нчы елның язында Сәхаутдин Миңлекәй Самарадагы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү курсларында укып, белемен күтәреп кайта. Анан кайткач, тарихта беренче мәртәбә Әлмәт, Зәй – Каратай, Чәшеде ( Чыршылы ), Әпсәләм авылларында татар балалар бакчалары оештырып, эшләтә башлый, шул ук ( 1919 ) елның көзендә Әлмәттә Татарстанда иң беренче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “ Балалар йорты “ ачып җибәрә . 1920 нче елны Бөгелмә шәһәрендә С. Миңлекәй катнашы белән беренче татар балалар бакчасы эшли башлый, ләкин әлеге бакча 1921 нче елны ачлык сәбәпле ябыла. Шул ук елны язын ул Бөгелмәдә “ Балалар йорты “ ачып, анда мөдир булып эшли башлый .


Сәхаутдин Миңлекәй укыту эшчәнлеген иҗат эше белән янәшә алып бара. Аның иҗаты 1913 нче елдан ук башлана. 1915 елдан аның шигырьләре “Ил” газетасында, “Безнең тавыш”, “Сугыш хәтирәләре” исемле солдат газеталарында басылып килә. 1920-1930 еллар арасында шагыйрь башлыча балалар, тәрбия темаларына яза, фольклор әсәрләре туплый. Ләкин илдә барган тоталитар режим шартларында иҗат иреге чикләнгәнлектән, шагыйрь С. Миңлекәйнең иҗаты сүнә бара, язылган әсәрләре басылмый. Аның архивында басылмаган шигырьләре, поэмалары, пьесалары, көндәлекләре сакланып калган. Шагыйрь һәм педагог С. Миңлекәйнең әсәрләре бүгенге укучы балаларга да тәкъдим итәрлек әле һәм аның мирасы үзен өйрәнүчене көтеп ята.


Бүгенге көндә Акбаш авылы мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музей почмагында С.Миңлекәйнең үз куллары белән язган шигырьләре, балалар өчен уеннары һәм шәхси архивыннан башка документлар саклана.


Шунысын да әйтергә кирәк, ул үзенең кулъязмаларын бик төгәллек белән туплап барган. Аның әдәби мирасы тулысы белән диярлек Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, шәхси архивы Уфада яшәүче кызы Чәчкә ханым Тукаевада саклана. Сәхау Миңлекәйнең әле халкыбыз җәүһәрләрен туплаган калын-калын дәфтәрләре дә бүгенгә кадәр өйрәнелмәгән. Дөрес, алар әле әдәбиятчыларыбыз тарафыннан тикшерелеп, үзенең бәясен алырлар, дигән өмет бар.

Чыганак үзгәртү

  1. Сәхаутдин Мңлекәй Шигырьләр, поэмалар / Бөгелмә шәһәре, К.Маркс урамы, 32., 1998 – 159 б.