Акбаш авылы тарихы

Акбаш авылы (Ютазы районы)

Акбаш авылы үзгәртү

Урыссу бистәсеннән 24 километр көньяк-көнбатыштарак, Акбаш елгасы буенда урнашкан. Авылдан ерак түгел "Урдалы тау" дип исемләнгән табигать байлыгы булып саналган урын бар. Авылга 17 йөздә нигез салынган дип исәпләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Ташкичү исеме белән дә билгеле. 18-19 йөзләрдә халкы типтәрләр һәм башкорт-вотчинниклар катлауларына бүленгән. Авыл халкы күбесенчә игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә. 

1808 елда Акбашта беренче мәчет, 1867 нче елда – икенче. 20 йөз башында волость идарәсе урнаша, земство почта станциясе, су тегермәне эшләгән. Беренче нәсел Исән (Әсән) бабай, аның нәселеннән мөгаллим Фәттахетдин Миңлекәй чыккан. Соңрак бу авыл “Чебен төбәге” дип тә йөртелгән. 18 гасыр уртасында Акбаш олы гына авылга әйләнгән. Крепостной хокук бетерелгәч, авыл тиз үсә. Акбашта базар ачыла. Һөнәрчеләр күбәя, таш чыгару һөнәргә әйләнә, известь әзерләү, чүлмәк һәм кәрҗиннәр ясау гадәткә кергән. Җир җитми башлаган. Ташлы һәм Бәйрәкә авыллары якларындагы җирләрне бояр Жданов сатып алган. 1915 елда авылда өченче мәчет төзелгән. Столыпин реформасы җир сату-алуны тәртипкә сала, ләкин бөтендөнья сугышы, Октябрь революциясе, гражданнар сугышы бу уңай үзгәрешне яңадан боза. Соңгы төзелгән мәчет тарих һәм мәдәният һәйкәле итеп саналса да, ул юк ителә. 2018 елның җәендә авылда дүртенче мәчет ачыла. Аңа "Сәхаутдин Миңлекәй" исеме бирелә.

1920 нче елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Александров волостена кергән. 1920 нче елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында исәпләнгән. 1930 нчы елның 10 августыннан – Баулы районы, 1935 нче елның 10 февраленнән - Ютазы районы, 1963 нче елның 1 февраленнән – Бөгелмә районы, 1965 нче елның 12 гыйнварыннан – Баулы районы, 1991 нче елның 6 апреленнән Ютазы районы составында.

Бүгенге көндә авылда күпфункцияле үзәк, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет, 2020 елда ачылган "Гаилә" паркы эшли.

 
 

Халык саны: үзгәртү

1795 тә – 206 ир заты; 1859 да – 1095, 1886 да – 1431, 1897 дә – 1682, 1910 елда 448 кеше 1926 да – 1506, 1938 дә – 1379, 1949 да – 1056, 1958 дә – 752, 1970 тә – 850, 1979 да – 669, 1989 да – 462, 2002 дә – 539, 2015 тә – 465 кеше. Милләтләре буенча татарлар.


Авылдан чыккан танылган шәхесләр: үзгәртү

Тимерҗанов Зәки Тимерҗан улы - Социалистик Хезмәт Герое

Вәлиәхмәтова Нурия Закир кызы - Икътисад фәннәре кандидаты

Хәйруллин Роберт Нәҗип улы - 1994-1996 елларда Ютазы районы башлыгы