Сәләх мәчете
Сәләх мәчете, Саләх мәчете, Сәлах мәчете[1] — Казанның Мамадыш тракты, 18 йорт адресы буенча төзелә торган мәчет. Төзелеш 2017 елда башланган. 300 кешегә исәпләнгән ике катлы мәчетнең гомуми мәйданы 372,8 квадрат метры. 2019 елның 14 июнендә Татарстанның Дәүләт төзелеш инспекциясе төзелгән мәчетнең барлык төзелеш тәләпләргә туры килгәне турында нәтиҗә чыгарды. 2019 елның 4 июлендә мәчет ачу тантанасы узды. 2018 елның сентябрендә мәчеткә манара урнаштырылды, ә 2019 елның Рамазан аенда ярымай куелды. Мәчетне Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов төзеткән.
Сәләх мәчете | |
Дәүләт | Россия |
---|
Мәчет | |
«Сәләх» мәчете
| |
Ил | Россия |
Шәһәр | Казан |
Дин | ислам |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 2017 ел—2019 ел |
Ачылган мәчетнең имам-хатыйбы итеп Тимергали Юлдашев билгеләнгән.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ “Сәлах” мәчете Татарстан мөфтиенең хәер-фатихасы белән үз ишекләрен ачып җибәрде 2019 елның 5 июль көнендә архивланган.. ТМДН сайты, 04.07.2019
Чыганаклар
үзгәртү- Мәчет төзелеше төркеме(үле сылтама)
- Казанда "Саләх" мәчете ачылды. Азатлык радиосы. 04.07.2019
- Казанда тантаналы рәвештә “Саләх” мәчете ачылды 2019 елның 4 июль көнендә архивланган. Татар-информ. 04.07.2019