Сәйфулла Сәйдәшев

Сәйфулла Сәйдәшев — Башкортстанда 1773-1775 еллардагы крәстияннәр сугышында катнашучы, Е. И. Пугачевның полковнигы. Мулла.

Сәйфулла Сәйдәшев
Туган Барда районы

Тормыш юлы үзгәртү

Сәйфулла Сәйдәшев чыгышы белән Усы даругасы Гайнә вулысы Тау авыл башкорттарынан, хәзерге Пермь краеның Барды районына керә.

1773 елның ноябрь азагында Әбди Абдуллов отрядына кушыла. 1773 елның 14 декабрендә, Усы даругасының башкорт старшиналары, йөзбашлары һәм гади общинникларны делегациясе составында, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге Крәстияннәр сугышында күтәрелеш үзәкләренең берсе булган Чесноковкага килә. 1773 елның кышында Сәйфулла Сәйдәшев Бертага бара, Е. И. Пугачевта хезмәт иткән ике энеләре белән очраша һәм алар белән бергә Төп гаскәрнең башкорт атлыларының (конница) командиры Төпчек Арслановка бара. Төпчек Арсланов аңа указы тапшырды һәм Усы даругасының 200 башкорто белән туган ягында көрәшне дәвам итәргә җибәрә. Сәйфулла Сәйдәшевка һәм аның энеләренә полковник званиесе бирелә[1].

1773 елның көзендә-кышында Әбди Абдуллов, Батыркай Иткинин һәм Әдел Әминев белән бергә Башкортстанның төньяк-көнбатышында хәрәкәт иткән баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләренең берсе була. 1773 елның декабренең икенче яртысыннан Сәйфулла Сәйдәшев, Әбди Абдуллов, Батыркай Иткинин һәм Әдел Әминевнең отрядлары Усы шәһәре янын, Сарапул һәм Каракулино сарай авылларын, Йок казна, Аннинский, Рождественский, Башап, Шәмрмәет һәм башка заводларны басып алалар. 1773 елның декабрь азагында баш күтәрүчеләрнең отрядларын Усы каласы янында туплана. 1774 елның кыш һәм язында Усы, Шәрмәет заводы һәм Йок-Кама заводларында баш күтәрүчеләрнең үзидарә органнарына хәрби ярдәм күрсәтә.

1774 елның мартында Сәйфулла Сәйдәшев, Әдигот Темасов һәм Әдел Әшмәнев җитәкчелегендәге 2 мең кешедән торган җыелма отряд Казан губернасының Бәли авылы янында хөкүмәт гаскәрләренә каршы алышларда катнаша. 1774 елның июнендә Салават Юлаевның отрядлары составында Усы каласын алуда катнаша. 1774 елның җәендә Е. И. Пугачев төп гаскәре составында Воткинск һәм Ижевск заводларын, Мамадышны алуда, Казанны штурмлауда катнаша

Казан янында баш күтәрүчеләрнең гаскәре тар-мар ителгәннән соң Сәйфулла Сәйдәшев Чулман буена кайта. 1774 елның июль—августында Башкортстанның төньяк-көнбатышында башкорт отрядлары белән җитәкчелек итә.

1774 елның октябрь азагында Себер даругасының Кайпан авылы янында Шәрип Киеков отрядлары тарафыннан әсиргә алына. Шул ук елның ноябрендә Казан яшерен комиссиясенә китерелә. Биредә үлем җәзасыннан азат ителә, камчы белән суктырылып, сөрген полкына җибәрелә[2].

Киләсе язмышы билгесез.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Таймасов С. У., 2000
  2. Кулбахтин Н. М. Из истории гайнинских башкир. — Уфа: Китап, 1996. — С. 23.