Сәидә Мөхәммәтҗанова
(Сәйдә Мөхәммәтҗанова битеннән юнәлтелде)
Сәидә Мөхәммәтҗанова (12.01.2001, Казан, Татарстан Республикасы) — татар җырчысы.
Сәидә Мөхәммәтҗанова | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәидә Айрат кызы Мөхәммәтҗанова |
Туган | 12 гыйнвар 2001 (23 яшь) Россия, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РФ |
Ата-ана |
|
Сайт | https://vk.com/saida_muhammadjan |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү2001 елның 12 гыйнварендә Казан шәһәрендә туа.
Биш яшьтән “Ак калфак” фольклор ансамблендә жырлаган. Әтисе берничә ел Свердловск өлкәсендәге Югары Пышма шәһәренең мәчетендә имам булып эшләгәч, Уралда торалар.
2012 елда гаиләләре белән Казанга күченәләр. Казанның Идел буе районындагы 22-нче музыка мәктәбендә укый.
2020 елның декабрендә Казан шәһәр филармониясенә эшкә кергән.
Уңышлары
үзгәртү- 2014 елда "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гран-приена ирешкән.
- 2015 елда Русиянең беренче телеканалы уздырган "Голос. Дети" ("Тавыш. Балалар") проекты лауреаты була.
- 2024 елда Ташкентта Үзбәкстанның «Zoʻr TV» каналында баручы «Ovoz» (тат. Аваз, рус. Голос) җыр бәйгесендә (шоу) катнашып, «Гөлҗамал» татар халык җырын аʻкапеллага башкара. Аның чыгышының «The Voice of Uzbekistan» дип аталган «YouTube» каналында урнаштырылган видеоязмасы 4 көндә 537 меңнән артык карау җыйган[1]. Финалга уза алмаган. Аның көндәше Шохрухмирзо Ганиев 48,9% тавыш җыйган, Сәидә җыйган тавышлар исә нибары 3 процентка азрак — 45,6% булган[2]. «Голос» проектының Голландиядәге төп җитәкчелеге төзегән иң яхшы башкарылган җырлар рейтингында Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган «Гөлҗамал» җыры атнаның, ә соңрак айның иң яхшы җыры дип билгеләнә[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Камилә Билалова. Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәкчә «Голос»та: «Фәррух Закиров миңа борылырга тиеш түгел иде». Интертат, 2.05.2024
- ↑ Саида Мухаметзянова не вышла в финал узбекского «Голоса». Чирчик Узбекистан Вконтакте, 3.08.2024
- ↑ Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда «Гөлҗамал» җырын башкарып дөньякүләм рейтингка кергән. Татар-информ, 22.08.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Сәидә Мөхәммәтҗанова: "Һәр татарның милли моң белән танылу мөмкинлеге бар". Байбулат Дәүләт, Азатлык радиосы, 16 июль 2015
- Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Җыр минем өчен хобби…». Булат Ибраһимов, “Халкым минем” газетасы, 2015