Сәидә Мөхәммәтҗанова
Сәидә Мөхәммәтҗанова (12.01.2001, Казан, Татарстан Республикасы) — татар җырчысы.
Сәидә Мөхәммәтҗанова | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәидә Айрат кызы Мөхәммәтҗанова |
Туган | 12 гыйнвар 2001 (23 яшь) Россия, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РФ |
Ата-ана |
|
Сайт | https://vk.com/saida_muhammadjan |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
2001 елның 12 гыйнварендә Казан шәһәрендә туа.
Биш яшьтән “Ак калфак” фольклор ансамблендә жырлаган. Әтисе берничә ел Свердловск өлкәсендәге Югары Пышма шәһәренең мәчетендә имам булып эшләгәч, Уралда торалар.
2012 елда гаиләләре белән Казанга күченәләр. Казанның Идел буе районындагы 22-нче музыка мәктәбендә укый.
2020 елның декабрендә Казан шәһәр филармониясенә эшкә кергән.
Уңышлары үзгәртү
- 2014 елда "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гран-приена ирешкән.
- 2015 елда Русиянең беренче телеканалы уздырган "Голос. Дети" ("Тавыш. Балалар") проекты лауреаты була.
Сылтамалар үзгәртү
- Сәидә Мөхәммәтҗанова: "Һәр татарның милли моң белән танылу мөмкинлеге бар". Байбулат Дәүләт, Азатлык радиосы, 16 июль 2015
- Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Җыр минем өчен хобби…». Булат Ибраһимов, “Халкым минем” газетасы, 2015