Степанида Борисова

саха актрисасы, җырчы

Степанида Борисова, Степанида Ильинична Борисова (сах. Степанида Ильинична Борисова, 1950 елның 15 апреле, СССР, РСФСР, Якут АССР, Меге-Кангалас районы, Нахара) ― театр һәм кино актрисасы, җырчы, режиссер, П. А. Ойунский исемендәге Саха академия театры артисты (1974 елдан), Россия Федерациясенең (2006) һәм Саха Республикасының (2001) халык, Россия Федерациясенең атказанган (1993) артисты. Саха-Якутия Республикасының П. А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1988). Олонхо театрына нигез салучыларның берсе[1].

Степанида Борисова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Степанида Ильинична Борисова

Туу датасы:

15 апрель 1950(1950-04-15) (74 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Якут АССР, Меге-Кангалас улусы[d], Нахара

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1974 ― х. в.

Бүләк һәм премияләр:

РФ халык артисты РФ атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 15 апрелендә Якут АССР Меге-Кангалас районы Нахара авылында туган.

1974 елда М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесының якут студиясен тәмамлаган[1].

1974 елдан Ойунский исемендәге Саха академия театрында[d] уйный[1]. 1980-еллардан башлап, саха милли тойук җырлау техникасын кулланып, театр спектакльләрендә җырлый башлый (аерым алганда, Бертольт Брехтның[d] «Сычуаньнан яхшы кеше» спектаклендә). 1990-еллардан фолк-җырчы буларак Европа, Америка һәм Азия илләре буенча гастрольләрдә йөри, Кытайда (1996), Берлинда (2002), Япониядә (2002) һәм Бөекбританиядә (2004) этно-музыка фестивальләрендә катнаша[1]. Шулай ук «Чолбон»[d] рок-төркеме составында чыгыш ясый.

2009 елда Мәскәүдә аның Ф. Павлов-Андриевич куелышында Хармс прозасы буенча «СтарухЫ» моноспектакленең премьерасы була.

«Тайна Чингис Хаана»[d] фильмында (2009, РоссияМонголияАКШ) Чыңгызханның әнисе Оэлун[d] ролендә уйнаган.

2011 елдан ― Олонхо театры каршындагы актерлар студиясенең сәнгать җитәкчесе, берничә спектакль куйган[1].

Иҗаты үзгәртү

Театрда рольләре үзгәртү

Кинода рольләре үзгәртү

  • «Охоноон» (реж. А. Васильев),
  • «Сирдээх дьон» (реж. С. Ермолаев),
  • «Тайна Чингис Хаана» (Оэлун, реж. Андрей Борисов).

Режиссерлык эшләре үзгәртү

  • «Олох долгуннара» («Язмыш дулкыннары») спектакле
  • Н. Абрамовның олонхо спектакле «Удаган кыргыттар» (Удаган кызлары) (2013)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шәхси тормышы үзгәртү

Ире ― Андрей Саввич Борисов (1951 елгы), Олонхо театрына нигез салучы, режиссер. Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры (1990–2014).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү