Старт (ингл. start — туры мәгънәдә — баш) — спортчылар өчен ярыш башы, һәм дистанциясе тизлеккә бәйләнгән спорт ярышларында (йөгерү, җәяү, чаңгы, велосипед, автомобиль, мотоцикл чабышлары, йөзү, ишкәк ишү, тау чаңгысы, тимераякта йөгерү, ат чабышы, җилкәнле спорт һ.б.) башлангыч нокта.

Старт

Тарих үзгәртү

Цивилизацияләр үсеше белән спорт барлыкка килде, һәм аның чараларын тәэмин итү өчен билгеле бер кагыйдәләр булдырырга ихтыяҗы туды, шул исәптән спортчыларга урын һәм вакыт белән билгеләнә торган, ярыш башлану урыны, ягъни старт кирәк булды. Шулай итеп старт ноктасы, еш кына сызык яки яссылык итеп сурәтләнә.

Элек тә һәм хәзер дә кайбер чабыш төрләрендә стартер йөгерү (хәрәкәт) башлануына байрак төшереп (йә старт пистолетыннан атып) билге бирә. Байрак төшкәннән соң барлык кешеләр, атлар яки техник җиһазлар (кораблар, машиналар һ.б.) бер үк вакытта хәрәкәтен башласалар (ягъни ялгыш старт (фальстарт) булмаса), старт шома яки яхшы дип санала һәм кабатлау таләп ителми.

Регаталарда старт — ул буйлар яки көймәләр арасында булган камил бер сызык булып тора, яисә стартер сигнал биреп ярдагы ике нокта арасында ярышучы көймә яисә кораблар узачак сызык булып санала. Старт һәм финиш арасында ярыш нәтиҗәләре ачыклана.

Старт төрләре үзгәртү

Спортта стартның түбәндәге төрләре кулланыла:

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

  • Дистанция