Гандика́п (ингл. handicap сүзеннән — «тоткарлык») — күп этаплы спорт ярышларында — узган этаплардагы лидерлыкны киләчәктәге стартка иртәрәк чыгаруга чагылдыру ысулы. Шулай ук зәгыйфьрәк ярыш катнашучы мөмкинлекләрен көчлерәкләр белән тигезләү ысулы.

Искәрмә үзгәртү

Әлеге мәгънәдә гандикап берничә этапта уза торган һәм нәтиҗәдәге җиңү ниндидер бер гомуми күрсәткеч (йөгерү я күп этаплы узышуларда гадәттә – вакыт, башка очракларда – баллар) белән билгеләнә торган спорт төрләрендә кулланыла.

Гандикап куллануның максаты – соңгы этапта һәр катнашучыга аның нәтиҗәләренә туры килгән өстенлек бирү (ягъни, барлык этаплар эзлекле, өзексез башкарылган очракта булган сыман ясалма шартлар тудыру). Бу соңгы этап нәтиҗәсенә нигезләнеп, өстәмә баллар яки этаплар буенча вакыт аермасын санамыйча, ярышның абсолют җиңүчесен билгеләргә ярдәм итә.

Билгеләү ысулы үзгәртү

  • Гандикап яки Гундерсен системасы лидерлык вакыт белән генә билгеләнә торган спорт төрләрендә кулланыла (чаңгыда узышу, биатлон, спорт ориентлашуы): һәр этап катнашучысы вакытыннан лидер вакыты алына. Шуңа күрә киләсе этапта катнашучылар лидердан соң билгеләнгән вакыт эчендә стартка җибәрелә. Нәтиҗәдә этапны тәмамлау вакыты аермасы барлык этаплар буенча абсолют аермага тигез була.
  • Футболдагы гандикап — уен вакытында я нәтиҗәсендә булган бер футбол командасының икенче өстеннән санлы өстенлеге.