Станислав Циолковский

 

Җенес ир-ат
Хезмәт итүе Россия империясе
Туу датасы 8 (19) декабрь 1788
Туу урыны Белополье[d], Бердичев өязе[d], Брацлавское наместничество[d], Россия империясе
Үлем датасы 1842
Үлем урыны Спасская волость[d], Ырынбур өязе[d], Ырынбур губернасы, Россия империясе
Җирләнгән урыны Ырынбур
Һөнәр төре офицер
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]
Җитәкләгән хәрби соединение (ИСКЕРГӘН) Башкорт-мишәр гаскәре
Сугыш урыс-төрек сугышы (1806-1812)[d]
Гаскәр төре пехота[d]
Бүләкләр
орден Святой Анны 1-й степени орден Святой Анны 2-й степени орден Святого Владимира 4-й степени орден Святого Георгия IV степени

Станислав Фомич Циолковский (Станислав Тимофеевич Циолковский; 8 декабрь 1788(17881208)1842) — рус генерал-майоры.

Биографиясе үзгәртү

Станислав Циолковский 1788 елның 8 декабрендә Житомир өязенең Белополье шәһәрендә туа, борынгы дворян нәселеннән була.

1807 елда Шлиссельбург пехота полкына подпрапорщик булып хәрби хезмәткә керә. 1808 елның 25 июнендә — портупей-прапорщик, ә 1810 елның 3 сентябрендә прапорщик итеп үрләтелә.

1808-1811 елгы Төрек походында катнаша. 1808 елның 17 июненнән Молдавиядәге һәм Валахиядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

Батин янында яралана һәм бу алышта күрсәткән каһарманлыгы өчен 1810 елның 25 ноябрендә подпоручик ителә.

1811 елның декабреннән 1817 елның апреленә кадәр генерал Эссен карамагында дивизия адъютанты булып тора һәм 1812 елгы Ватан сугышында катнаша. Волковыск кырындагы алышта контузия ала һәм яралана; 1812 елгы кампания өчен аңа штабс-капитан чины һәм 2 нче дәрәҗә изге Анна ордены бирелә.

1817 елның 5 гыйнварында ул Лейб-гвардия Измайлово полкына күчерелә, шул ук елның 14 декабрендә шул ук Эссен командалыгы астындагы аерым Ырынбур корпусының өлкән адъютанты итеп тәгаенләнә. 18201821 елларда Циолковский Россия миссиясен Бохарага озаткан конвойның начальнигы була. 1822 елда полковниклыкка күтәрелгән Циолковский, Измайлово полкыннан чыгарылып, Ырынбурда Эссен, аннан соң граф Сухтелин карамагында калдырыла. 18241825 елларда Бохарага җибәрелгән сәүдә кәрванын озаткан отрядның начальнигы була, юлда отряд Сыр-Даръяны кичкәндә — кыргызлар, Биштүбә тавы янында хивәлар һөҗүменә дучар була.

1833 елның 25 декабрендә офицер чиннарында 25 ел буенаа камил хезмәт иткәне өчен 4 нче дәрәҗә изге Георгий ордены белән бүләкләнә (Григорович — Степанов исемлеге буенча № 4805), ә 1834 елның 4 декабрендә Башкорт-мишәр гаскәре командующие итеп тәгаенләнә; 1835 елның 1 гыйнварында вазифасынан китә һәм генерал-майор итеп үрләтелә, 1839 елда 1 нче дәрәҗә изге Станислав ордены һәм 2500 дисәтинә җир биләмәсе белән бүләкләнә. 18391840 елларда Хивә экспедициясендә катнаша (бу походта Циолковскийның «живодер» дигән начар даны чыга), 1840 елның 16 октябрендә 1 нче дәрәҗә изге Анна ордены белән бүләкләнә, 1840 елның 28 ноябрендә авыру сәбәпле отставкага чыга.

(Хәрби шәрык белгече һәм тарихчысы М. А. Терентьев хәбәр итүенчә, Циолковский вазифасыннан гарызнамәсез бушатыла, аныграк итеп әйткәндә, Перовский тарафыннан куып чыгарыла. Циолковскийның сәүдәгәр Н. М. Деев белән бергәләп Хивәгә кышкы походка баруга тәгаенләнгән казна дөяләре белән алыпсатарлык итүе (1839/1840 е.) Перовскийның ачуын китергән сәбәпләрнең берсе була ).

1842 елда Ырынбур өязенең Спасское авылында Циолковский кансыз мөнәсәбәте өчен үзенең крепостной ашнакчысы тарафыннан үтерелә. Мәете икеләтә җирләнә: крестьяннар аны кабердән казып алып, үле гәүдәсен камчылар белән суктырып җәзалый. Бу вакигадан соң Станислав Циолковскийның туганнары мәетнең калдыкларын Ырынбур зиратына китереп җирли[1].

Циолковскийга багышланган башкорт халык җыры үзгәртү

Башкортлар Циолковскийның кансызлыгы турында "Түрәкәй" дигән җыр чыгарган. Ул әле дә яшәп килә. Бу шул җырдан өзекләр [2]

Төп нөсхәнең татарча транслитерациясе

Карама да дуга, кара юрга, димен,
Һай, түрәкәйгенәсе,
Юргалыйдыр базар алдында.
Ике дә генә башкорт җавап бирә, димен,
Һай, түрәкәйгенәсе,
Циолковский түрә алдында.
Түрә дә генә килә, түрә китә, димен,
Һай, түрәкәйгенәсе,
Килгән түрәләрдән какшадыҡ.
Явыз түрәләрне куя икән, димен,
Һай, түрәкәйгенәсе,
Россия генә тигән патшалыҡ.

Башҡорт телендә төп нөсхә

Ҡарама ла дуға, ҡара юрға, тимен,
Һай, түрәкәйгенәһе,
Юрғалайҙыр баҙар алдында.
Ике лә генә башҡорт яуап бирә, тимен,
Һай, түрәкәйгенәһе,
Циолковский түрә алдында
Түрә лә генә килә, түрә китә, тимен,
Һай, түрәкәйгенәһе,
Килгән түрәләрҙән ҡаҡшаныҡ.
Яуыз түрәләрҙе ҡуя икән, тимен,
Һай, түрәкәйгенәһе,
Россия генә тигән батшалыҡ.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны: Крашенинникова Татьяна Петровна

уллары: Виталий (1825 елгы), Феликс (1827 елгы), Николая (1828 елгы)
кызлары: Мария (1822 елгы), Анна (1823 елгы), Любовь (1836 елгы).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Башҡорт халҡ йырҙары. Башҡортостан китап издательствоһы, Өфө — 1954. 162 бит.

Чыганаклар үзгәртү