Станислав Маркелов

Станислав Юрьевич Маркелов (1974 елның 20 мае, Мәскәү2009 елның 19 гыйнвары, Мәскәү) — Россия адвокаты, хокук яклаучысы, Хокук өстенлеге институты президенты, «Коллективное действие» институты хезмәткәре.

Станислав Маркелов
Туган телдә исем рус. Станислав Маркелов
Туган 20 май 1974(1974-05-20)[1]
Мәскәү, СССР
Үлгән 19 гыйнвар 2009(2009-01-19)[2][1] (34 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Останкинское кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт юридик университеты
Һөнәре журналист, хокук яклаучысы, адвокат
Сәяси фирка Русия социал-демократик фиркасе[d]

 Станислав Маркелов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Станислав Маркелов 1974 елның 20 маенда Мәскәүдә туа. Дәүләт Думасы депутаты Михаил Маркеловның эне[3][4].

721 нче мәктәпне тәмамлый, Андрей Новиков-Ланский белән бер сыйныфта укыган. 1993 елның октябрь вакыйгалары вакытында Мәскәүдә Максимилиан Волошин исемендәге санитар дружина эшендә катнаша, зыян күрүчеләргә ярдәм итә[5]. 1994 елда «Эшче каршылык» бәйсез профсоюзы белән хезмәттәшлек итә[6]. Маркелов Россиянең социаль-демократик партиясе әгъзасы, «Студентлар яклау» профсоюзы башкарма комитеты әгъзасы, 1995 елның 12 апрелендә Мәскәүдә иң зур студентлар демонстрациясен оештыручыларның берсе була[7].

1996 елда Мәскәү дәүләт юридик академиясен тәмамлый. 1997 елдан — Республика ара адвокатлар коллегиясе әгъзасы, Халыкара адвокатлар берлеге һәм халыкара адвокатлар клубы әгъзасы.

2006 елдан — Хокук өстенлеге институты президенты. Социаль форумнар эшендә һәм оештыруда катнашкан[8].

2007 елда хәзерге Россия анархизмына багышланган «Прямухинские чтения» конференциясе эшендә катнаша[9].

2008 елда — Малмёдә (Швеция) узган Европа социаль форумында Россия делегациясен оештыручыларның берсе[10].

Үтерү үзгәртү

2009 елның 19 гыйнварында Мәскәү үзәгендә, Причистенк урамы буенча 1 нче йорт янында атып үтерелә[11]. Маркелов янында МДУ журналистика факультетының 5 курс студенты, «Новая газета»ның штаттан тыш журналисткасы, анархо-экологик хәрәкәт активисты Анастасия Бабурова була[12]. Анастасия башына яралана һәм шул ук көнне кичен хастаханәдә үлә. Станислав шунда ук һәлак була.

2009 елның 27 октябрендә аның абыйсы, «Справедливая Россия» партиясенең Тверь бүлеге җитәкчесе Михаил Маркелов хәбәр иткәнчә, Станиславны үтерүчеләр табылган[13].

2009 елның 5 ноябрендә Мәскәүнең Басманный суды Никита Тихоновны һәм аның дусты Евгения Хасисны кулга алу өчен санкция бирә, аларга җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 нче өлеше буенча — «ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча гаеп белдерелгән[14]. 2011 елның 28 апрелендә Тихонов һәм Хасис присяжныйлар суды тарафыннан Маркелов һәм Бабурованы үтерүдә гаеплеләр дип табылган[15].

2011 елның 6 маенда Тихонов гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән, Хасис 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #142425400 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. http://www.robertamsterdam.com/2009/01/novaya_gazeta_on_the_markelov-baburova_shooting.htm
  3. Известия. Ру: Адвокат Маркелов мог знать имя заказчика убийства Политковской
  4. Убийство в центре Москвы: в семье Маркеловых двойное горе. Regnum (2009-01-20). 2010-08-13 тикшерелгән.
  5. В центре Москвы убит адвокат Станислав Маркелов. Автономное действие. 2009-01-22 тикшерелгән.
  6. Vladislav Bugera. Obituary for Stanislav Markelov (копия 2017 елның 20 август көнендә архивланган.)
  7. Тарасов А. Н. Революция не всерьёз. Штудии по теории и истории квазиреволюционных движений. — М.: Ультра.Культура, 2005. — С. 109—110, 112. — (Klassenkampf). — ISBN 5-9681-0067-2.
  8. Маркелов С. Ю. Социальная волна начнётся с Сибири? // ИКД. Архивировано из первоисточника 26 апрель 2015.
  9. Прямухинские чтения 2007 года(үле сылтама). — Тверь: Изд-во ООО «ТВЕРСКОЙ ПОЛИГРАФ», 2008. С. 27 — 35.
  10. Борис Кагарлицкий. Стас и Настя
  11. В центре Москвы застрелен адвокат семьи Кунгаевых Lenta.ru 19 января 2009, 16:26:00
  12. Сделали все возможное // Русский репортёр, archived from the original on 2009-01-30, retrieved 2021-11-30 
  13. Убийство Маркелова раскрыл брат? 2009 елның 29 октябрь көнендә архивланган. Радио «Свобода» 27 октября 2009.
  14. Арестованы подозреваемые в убийстве Маркелова и Бабуровой NEWSru 5 ноября 2009.
  15. Присяжные сочли Тихонова и Хасис виновными в убийстве Маркелова. РИА Новости. әлеге чыганактан 2012-03-24 архивланды. 2011-04-28 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү