Сталбишчы районы

Сталбишчы районы (рус. Столбищенский район) —1938 елдан 1958 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Лаештан Төньяк-Көнбатышка 33 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк — Сталбишчы авылы.

Сталбишчы районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Сталбишчы

Нигезләү датасы

1938 елның 4 августы

Юкка чыгару датасы

1959 елның 26 марты

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1939)

32 637 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар

Тарих үзгәртү

Сталбишчы районы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасында, 1719 елдан 1727 елга кадәр Казан губернасының Казан провинциясендә, 1727 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Казан провинциясе Казан һәм Лаеш өязләрендә, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан һәм Лаеш өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгы Арча өязе Сталбишчы вулысында һәм Лаеш өязендә, 1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязендә һәм Казан өязе Сталбишчы вулысында, 1920 елда Казан кантоны Сталбишчы вулысында, 1920 елдан 1927 елга кадәр Арча кантоны Сталбишчы вулысында, 1927 елдан 1938 елга кадәр Казан районында урнашкан.

1938 елның 4 августында Лаеш һәм элеккеге Казан районнарыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1959 елның 26 мартында район юкка чыгарыла, ә аның территориясе Лаеш һәм Биектау районнарына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1948 елда Сталбишчы районы 23 авыл советына бүленгән: Азино, Богородово, Олы Кабан, Олы Отар, Гильдеев, Дәүләкәй, Карадуле, Караеш, Кирбин, Константиновка, Кощак, Көек, Кече Клыки, Никола, Комлы Кавал, Салмачы, Сапуголи, Сокуры, Сталбишчы, Тарлаш, Тогаш, Чабакса, Чемерец. Район мәйданы 955 км² тәшкил иткән.

Халык үзгәртү

1939 елда халык саны 32637 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар — 92,8 %, татарлар — 6,54 %.[1]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. — М., 1942. — 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү