Смешариклар
Смешариклар (рус. Смешарики, ингл. Kikoriki), Шаркылдыклар — Россия мультипликацион сериалы.
Смешариклар | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Смешарики ингл. Kikoriki |
Сайт | http://smeshariki.ru/ |
«Шаркылдыклар» сериалы — Олы Дөньядан диңгез, чүл, урман һәм тау белән аерылган Шаркылдыклар Илендә яшәүче шарсыман җан ияләренең тормыш маҗаралары хакында сөйли. Шаркылдыклар бергәләшеп, дуслашып яшиләр, төрле көнкүреш эшләр белән шөгыльләнәләр, кайвакыт кызык яки сәер хәлләргә дә эләгәләр.
Төп сериал 450 сериядән тора, алар арасында мавыктыргыч та, җитди һәм фәлсәфи темаларны тасвирлаганнары да бар. Шунлыктан сериалны балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә карый. Серияләрнең озынлыгы 6 минут 30 секундтан алып 13 минутка кадәр. Кайбер серияләр 2 кисәктән торалар, «Күбәләк эффекты» — өчтән. Төп сериалга өстәмә булып «Шаркылдыклар. Башлану» һәм берничә белем бирүче юнәлештәге серияләр бар («Пин-код», «Әлифбалар»). Мультфильм нигезендә «Шарарам» күпкулланучылы уены эшләнгән[1].
Мультфильм 60 илдә күрсәтелгән, 15 телгә тәрҗемә ителгән[2].
Төп каһарманнар
үзгәртүҺәр шаркылдык шар формасында була һәм берәр җанварга охшап тора, шулай ук аның үз тормыш тарихы һәм үз холкы бар. Шаркылдыклар арасында тискәре каһарманнар юк диярлек, булганнары да — берничә сериядә генә күренәләр.
Даими каһарманнар яше буенча шартлы рәвештә ике төркемгә бүленә: «балалар» (Бәрәш, Дуңгыз кызы, Куяш, Керпе, Биби) һәм «олылар» (Кар-кар абый, Ябалак апа, Аю бабай, Пин, Поши). «Балалар» нигездә уеннар һәм күңел ачу белән мәшгуль (гәрчә кирәк булганда җитди эшләрдә дә катнаша), а «олылар» — эшлиләр (Поши — фәнни тикшерүләр үткәрә, Пин — техника белән, Аю бабай — авыл хуҗалыгы өлкәсендә). Өлкән буын шулай итеп «балалар» хакында хәстәрли, белем һәм тәрбия бирә, ә «балалар» исә олыларның абруен таный, әмма үзләрен иркен итеп тота.
Зур колаклы зәңгәрсу төстәге куян, холерик. Гел яхшы кәефтә булып йөри. Күңелле, актив һәм максатка омтылышлы, әмма шул ук вакытта сөмсез, ыгы-зыгы килүчән һәм әңгәмәдәшне бүлдерүчән. Яңа һәм гадәти булмаган әйберләргә ябышучан, тиз мавыгып китә. Маҗаларга булган тартылуы, җавапсызлыгы, алдан күрә белмәүчәнлеге һәм какшамас оптимизмы аны Керпене ияртеп төрле авантюраларга керергә этәрә. Гипноз астында оча ала («Иллюзионист» сериясе). Аның яхшы хәтере һәм «Радиоэлемтэ инженеры» («Борыңгы хәзинәләр сере» сериясе) дәрәҗәсе бар.
Куе кызыл төсле керпе, Куянның иң яхшы дусты, флегматик. Күзлек киеп йөри. Үз дустыннан аермалы Керпе яхшы тәрбияле, акыллы һәм сакланучан. Керпе аз гына акрын, оялчан, барсы да тыныч булганны ярата. Кәнфит тышлыкларын һәм кактусларны туплый, тәртип ярата. Шулай ук бәхәсләшеп беткәннәрне килештерә белә.
Аксыл шәмәхә төсле бәрән. Меланхолик, шагыйрь. Тирә-яктагы кешеләрдән күп игътибар таләп итә. Еш кына башкалар өчен кайгырып тора. Лунатизм авыруы белән интегә,гәрчә йокламаган вакытта биеклектән курка. Ышандыручан, бөтиләрнең куәтенә инана. Соң йокыдан уяна, ә кичен төн уртасына кадәр утыра ала. Өендә даими «иҗади тәртипсезлек» күзәтелә. Серле һәм кинәт килеп чыгучы белемнәргә ия: берничә тел («Барсын оныту») һәм бәйләү белү («Парлы микърамә»). «Пин-код»та фәннәргә карата тискәре фикер йөртә. Дуңгыз кызына гашыйк.
Үткәне кызык булган ата карга: ул күп сәяхәт итте, циркта чыгыш ясады. Чит илдән чыгышлы, үз фамилиясе «фон Кар» була. Рәссам, музыка остасы һәм җырчы. Сангвиник. Оптимист. Кар-Кар абый үз гомерендә булган хәлләр турында сөйләргә ярата. Шаркылдыклар аны хикмәт һәм бай тормыш тәҗрибәсе өчен хөрмәт итәләр, еш кына аңа киңәш өчен мөрәҗәгать итәләр. Тормышындагы иң зур казанышы Гудини күрсәткән трюк кабатлау булды. Гипноз остасы. Аңа бөтенесе үз серләрен ышанып сөйли.
Соры аю, барлык Шаркылдыклар өчен җимеш һәм яшелчә үстерүче бакчачы бабай. Авыр хәлләрдә барсын үз контроль астына ала, күңел ачу һәм бәйрәмнәрне сөйми, әмма бөтен спорт төрләре буенча ярсу фанат булып тора. Кышын йоклап ята, гәрчә гел алай итми. Аның әтисе бакчачылык һәм башка «тыныч» шөгыльләнүләрне «чын аю»га хас түгел дип саный. Шуңа күрә Аю бабай әтисенә алар белән мавыгуы хакында белдерми.
Дуңгыз баласы, хатын-кыз затыннан, сангвиник. Гүзәл, зифа һәм мөлаем. Чибәр принцессалар турында әкиятләрн ярата. Киену модасын даими күзәтеп бара. Игътибар үзәгендә булырга ярата, кызыксынучан. Бәрәш белән катлаулы мөнәсәбәттә тора: бер яктан аның белән дуслыкта, икенче яктан — аны үз максатында куллана.
Поши — галим, ул җитди рәвештә астрономия, биология, химия, физика белән шөгыльләнә һәм башка фәннәр белән кызыксына. Мөгезләр озынлыгы белән акыл бәйләнеше турындагы тикшерү өчен ул Нобель премиясенә лаек булды. Чынбарлыкка ышанучы. Барсын да фән күзлегеннән аңлатырга тырыша. Шаркылдыклар арасыннан иң акыллысы, китаплар укырга ярата. Сангвиник.
Ачышлар ясаучы пингвин, алман акценты белән сөйләшә. Сангвиник. Суыткычта йоклый. «Шаркылдыклар. Башлану» фильмында музей сакчысы булган. Күп роботлар, шул исәптә Тимердән ясалган бала караучысын һәм Бибине, ясаган. Пин өендә тәртипсезлек, әмма Пин аны бетерергә тырыша. Пин хөрмәтенә «Пин-код» сериалы аталган. Аның бер аерым ангар һәм зур файдалы әйберләр чүплеге бар.
Шәмәхә төсле ябалак. Элек ул физкультура укытучысы булып эшләгән, спорт һәм саф һава ярата. Сангвиник. Медицина белемнәре бар, Шаркылдыкларда табибә һәм шәфкать туташы булып йөри. Барлык Шаркылдыклар саулыгын кайгыра, даими рәвештә сәламәт тормыш алып барырга һәм физик күнегүләр ясарга өнди. Хуҗабикә, өен тазалыкта һәм пөхтәлектә тота. Тәмле бәлешләр пешерә, зур тормыш тәҗрибәсе бар. Йомшак күңелле, пыяла шар ярдәмендә киләчәкне юрый ала. Машина йөртә белә.
Пин ясаган робот, алар аталы-уллы булып санала. Биби кешечә сөйли белми, тик сигналлар белән аралаша, әмма шул ук вакытта акыллы һәм укый-яза белә. Вакытның күп өлешен үз эшләре белән шөгыльләнеп галәмдә уздыра, ләкин вакыт-вакыт итеп Шаркылдыкларга күрешер өчен кайта һәм Пингә фотосурәтләр һәм хатлар җибәреп тора.
Серияләр исемлеге
үзгәртү1 сезон | ||
---|---|---|
№ | Серия саны | Чыгарылу елы |
2 сезон | ||
---|---|---|
№ | Серия саны | Чыгарылу елы |
3 сезон | ||
---|---|---|
№ | Серия саны | Чыгарылу елы |
4 сезон | ||
---|---|---|
№ | Серия саны | Чыгарылу елы |
Суд процессы
үзгәртү2019 елның җәендә «Смешарики» мультфильмнарын ясаучылар смешаринның зур партиясен тараткан өчен кулга алына, алар ваклап сату чылбырлары аша конфетлар исеме белән контрабандага китерелә. Кондитер компаниясе, тыелган матдәләр тудыручы җир асты оешмасы белән берлектә, бу конфетлар җитештерү өчен җаваплы иде.
Татарча дубляж
үзгәртү2020 елда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән «Аксу» студиясе сериалны тәрҗемә эшенә тотынган. Ел эчендә иллеләп серия тәрҗемә ителгән, алар Ютьюб-каналда урнаштырылган.[6] Барлыгы 100 якын серия әзер
Тавышлындыруда Әбри Хәбриев, артист Марсель Мәхмүтов, артистка, тәрҗемәче Зөлфия Шәмсуарова, актер Ирек Хафизов катнаштылар.
Студиянең дубляж режиссеры Әлфия Һадиева сүзләренчә, "Смешариклар" мультфильмы хәзер актив интернетта тарала, "Шаян ТВ"да күрсәтелә. [7]
Әлифбалар (2006—2012)
үзгәртүҖәмгыятьтә үз-үзеңне ничек тотарга турында сөйләгән берничә белем бирү проектлары. Серияләр озынлыгы 30 секундтан алып 6 минут 30 секундка кадәр.
Шаярулар
үзгәртү№ | Серия | Сюжет |
---|---|---|
1 | Чемпион | 3D-графикада ясалган Шаркылдыклар хакында беренче рәсми мультфильм. Тау битендә чаңгыда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре. |
2 | Электр энергиясе | Электр энергиянең каян килеп чыкканы. |
3 | Тимер юл | Серия тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында сөйли. |
4 | Мисыр | Куян, Керпе һәм Поши Мисырда экскурсиядә. |
Мультклиплар
үзгәртү№ | Атамасы | Тасвирлама |
---|---|---|
1 | Ул минем эчемдә яши | «Алйот та баламут» җырының музыкаль клибы |
2 | Пластилин | «Без изәбез, без изәбез» җырының музыкаль клибы |
3 | Кәеф | «Яхшы кәеф» җырының музыкаль клибы |
4 | Винт! | «Винт!» җырының музыкаль клибы |
5 | Ел башындагы бишек җыры | «Ел башындагы бишек җыры» җырының музыкаль клибы |
6 | Иске ел кая китә? | «Иске ел кая китә?» җырының музыкаль клибы |
7 | Эсселектә дә суыкта шар әйләнә | «Эсселектә дә суыкта шар әйләнә» җырының музыкаль клибы |
Яңа маҗаралар
үзгәртүПин-Код
үзгәртү
Шаркылдыклар. Башлану
үзгәртү2011 елның 22 декабрендә 3D форматында Шаркылдыкларның Олы Дөнья белән танышу хакындагы «Шаркылдыклар. Башлану» тулыметражлы анимация фильмы дөнья күрде. Бу сериядә Шаркылдыклар телевизордан сериал караганда аны чын хәлгә саныйлар һәм сериал каһарманнарына ярдәм итәргә карар итәләр.
Шаркылдыклар. Алтын аҗдаһа турында риваять
үзгәртү«Шаркылдыклар. Алтын аҗдаһа турында риваять» — 2015 елның 1 октябрендә чыккан 3D форматындагы режиссёр Денис Черновның тулыметражлы анимация фильмы [1], ул «Шаркылдыклар» мультсериалының приквелы булып тора.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рәсми сайт
- ↑ Шаркылдыклар Кытайда, archived from the original on 2019-04-16, retrieved 2016-04-11
- ↑ 3,0 3,1 Бу сериядә атамасы күрсәтелмәгән иде.
- ↑ Бу серия 2005 елда Халыкара «China International Cartoon and Digital Art Festival» фестиваленең бүләген алды [1]
- ↑ Бу сериянең атмасы «Шаркылдыклар. Пин-Код» мультсериалындагы 54-нче серия атамасына тиң.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2023-07-31, retrieved 2023-07-31
- ↑ https://www.azatliq.org/amp/31671991.html
Сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт
- Новая газета 2010 елның 4 февраль көнендә архивланган.
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |