Син әзерме? (җыр)

татар рэп һәм хип-хоп җыры

«Син әзерме?»УСАЛ рэп башкаручысы һәм битмейкер Malsi Music берлегендә беренче тапкыр 2019 елда башкырылган җыр.

«Син әзерме?»

"Син әзерме? (җыр)" cover
Җыр (УСАЛ, Malsi Music)
Чыгарылыш датасы 2019 ел
Жанр рэп, хип-хоп
Лейбл Yummy Music
Көй авторы Ильяс Гафаров
Тел татар теле
Башкаручы УСАЛ, Malsi Music

2022 елда яңа төзелеп барган Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк[1] түбәсендә төшерелгән клип чыга.[2]

2023 елда Байбулат Батулла режиссерлыгында төшкән клипның Сабантуй Mix версиясе көн күрә. Әлеге клипның төп максатлары – татар гореф-гадәтләре хакында искереп каткан стереотипларны тәнкыйтьләү һәм кеше кимчелекләреннән көлү булса да, күп кенә кеше моны аңламыйча кабул итмәде һәм күрсәтелгән Сабантуй кадрларыннан кыенсынды (мәсәлән, юхалар күрсәтелүеннән).

Җыр сүзләре үзгәртү

Татар телендә Русчага тәрҗемә
Очып керәм бит өстенә, Залетаю на биты,
Дөрес димә — сиңа тимәм. Не говори что я не прав — и я тебя не трону.
Усал котыра Malsi Music белән. Усал сходит с ума вместе с Malsi Music.
Иң көтелгән сүзләр мине тишеп керә, Самые долгожданные слова пробивают мозг насквозь,
Иң кимендә син һаман да әзер түгел! А ты как минимум до сих пор не готов!
(Нигә? Нигә? Нигә?) (Почему? Почему? Почему?)
Соңгы кисәтү: монда юк ярату, Последнее предупреждение — здесь нет любви,
Безнең төп максат — синең колакны канату, Наша основная цель — чтоб твои уши закровоточили,
Акча тарату, көн саен биредә акча тарату (брря!) Тут каждый день тратить деньги, тратить деньги!
Соңгы кисәтү, үткен сүзләр уйнату, Последнее предупреждение — играем опасно словами,
Казан кайнату, кызлар күлмәген чылату, Закипает котел, намокают платья на девушках,
Барысын да акылга утырту, миләрне корыту! Обучим плохому любого, и высохнут твои мозги!
Мин чакырам сине очарга — оч, оч, Я зову тебя полетать - лети, лети,
Болытларны коч, коч, шатлык җибәр уч, уч, Облака обними, обними, отправь нам радости кусок отправь, отправь,
Мин әзер — ә син әзерме? Я готов — а готов ли ты?
We are ready to go - ә син әзерме? (x8) We are ready to go - а готов ли ты? (x8)
Ә син әзерме? Әйе! (x8) А ты готов? Да! (x8)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казанда яңа IT-парк ачылды.
  2. УСАЛ IT-парк түбәсен җимерә.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү