Бенедикт Спиноза

(Синоза битеннән юнәлтелде)

Бенедикт Спиноза (порт. Bento de Espinosa of Despinosa, лат. Benedictus de Spinoza) — нидерланд фәлсәфәчесе, материалист, пантеист, Яңа вакыт фәлсәфәсенең күренекле вәкиле.

Бенедикт Спиноза
Bento de Espinosa of Despinosa, Benedictus de Spinoza
Туган телдә исем яһүд. בָּרוּךְ שְׂפִּינוֹזָה
лат. Benedictus de Spinoza
порт. Benedito de Espinosa
Туган 24 ноябрь 1632(1632-11-24)
Амстердам
Үлгән 21 февраль 1677(1677-02-21) (44 яшь)
Һааг
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Новая церковь[d][1]
Ватандашлыгы  Җиде берләшкән провинция җөмһүрияте[d]
Һөнәре фәлсәфәче, натуралист
Ата-ана

 Бенедикт Спиноза
Bento de Espinosa of Despinosa, Benedictus de Spinoza
Викиҗыентыкта

Ул Амстердамда яһүд сәүдәгәр гаиләсендә туа. Аның кайда һәм нинди белем алуы турында мәгълүматлар юк. Фәлсәфәне һәм башка фәннәрне ул үзлегеннән өйрәнгән, дип санала.

Кайбер авторларның күрсәтүе буенча, ул атасыннан калган мирасны сеңлесенә калдырган, ә үзе ярлылыкта яшәргә мәҗбүр булган. Үзенә төп кәсеп һәм яшәү өчен матди чыганак итеп ул телескоплар өчен линзалар шомарту эшен сайлаган. Матди ярлылыкта яшәгәнлектән ул авырый башлый һәм 45 яшендә вафат була.

Карашлар

үзгәртү

Спинозаның дөньяга карашы башта Урта гасырлар яһүд фәлсәфәсе йогынтысы астында формалаша. Изге китапларда үзе аңламаган фикерләр тапкач, аның «күп белүлек» өчен Спинозаны «динсез» дип, махсус карар белән чиркәүдән читләштерәләр.

Спиноза зур гына иҗади мирас калдыра. Галимнәр арасында аның абруе зур була, аның белән хатлар язышалар, аның белән үзләренең киңәшләрен коралар. Спиноза фәлсәфәсендә Джордано Бруноның пантеизм, Декартның рационализм, Һоббсның социаль фәлсәфәсендәге карашларының йогынтысы чагылыш таба. Ул, Бруно кебек үк, Аллаһ белән табигатьне бербөтен дип саный. Аныңча, шушы бербөтен бар нәрсәнең субстанциясен тәшкил итә. Ә дөньядагы барлык әйберләр — шушы субстанциянең модуслары. Спиноза, дөньядагы предметларның һәм күренешләрнең үзара бәйләнешен танып, детерминизм позициясендә торганлыгын күрсәтә. Ләкин сәбәплекне ул ихтыяҗлык белән бер дип санап, дөньяда очраклылыкка бөтенләй урын калдырмый. Спиноза карашынча, очраклылык — бары тик субъектның эшчәнлегеннән генә тора торган гамәл.

Спиноза кешенең җанын Аллаһ гакылының бер чагылышы дип саный. Шул ук вакытта җан — идея, ә кешенең тәне — шушы идеянең объекты. Спиноза танып белү теориясендә материалистик позициядә тора. Ул танып белүдә өч төрле күренешне аера. Аларның беренчесе — тою (дөрес, атаклы галим, рационализм тарафдары буларак, танып белү процессында аңа әллә ни урын бирми); икенчесе — аңлау (төшенү), Спинозача фикереңчә ул, хакыйкатьне табуда мөһим роль уйный; өченчесе — интуиция.

Спиноза әхлакны дини карашлардан арындыруга чакыра. Аныңча, иреккә ия булган шәхес фәкать гакыл белән генә эш итә. Ул, кеше үлем турында түгел, бәлки яшәү турында уйлап гомер итәргә тиеш, ди. Шул ук вакытта һәр шәхес үзе турында гына түгел, бәлки җәмгыять, аның мәнфәгатьләре турында да кайгыртырга тиеш, дип саный атаклы галим. Билгеле ки, кайбер фәлсәфәчеләр, үзләре яшәгән конкрет шартлардан чыгып, хакыйкатьнең ике яклы булу мөмкинлеген дә инкяр итмиләр. Аларча, хакыйкать, дини тәгълиматлар күзлегеннән караганда — бертөрле, ә фәлсәфә күзлегеннән караганда, ул икенче төрле булырга мөмкин. Спиноза исә бу «теория»не кире кага.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү