Серик Әхмәтов, Серик Нигъмәт улы Әхмәтов, каз. Serik Nyg'metuly Ahmetov (25.06.1958) — икътисад фәннәре докторы, Казакъстан саклану министры (2014), Казакъстан премьер-министры (2012-2014), Караганда өлкәсе хәкиме (2009-2012), Казакъстан транспорт һәм коммуникацияләр министры (2006-2009).

Серик Әхмәтов
Serik Ahmetov
Туган телдә исем Серик Нигъмәт улы Әхмәтов
Серік Нығметұлы Ахметов
Туган 25 июнь 1958(1958-06-25) (65 яшь)
Казакъстан ССР Тимертау
Милләт казакъ
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Казакстан байрагы Казакъстан
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Нур Ватан[d]
Җефет Любовь Михайловна Ахметова
Балалар улы Данияр (1985),
кызы Жанна (1980)
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

 Серик Әхмәтов
Serik Ahmetov
Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 25 июнендә Казакъстан ССР Караганда өлкәсе Тимертау шәһәрендә туган. «инженер-металлург» белгечлеге буенча Караганда металлургия комбинаты каршындагы югары уку йортын (1985), Мәскәүдә Россия идарә академиясендә аспирантура (1993) тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторлыгына диссертация яклаган. 1976-1978 елларда армиядә хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1975 Караганда металлургия комбинатында токарь өйрәнчеге, токарь. Армиядән дә шушы комбинатка кайта.

Фирка эшчәнлеге үзгәртү

  • 1983 Караганда металлургия комбинаты ВЛКСМ комитеты сәркатибе.
  • 1985 Казакъстан ЛКСМ Тимертау шәһәр комитеты беренче сәркатибе.
  • 1986 Казакъстан ЛКСМ Караганда өлкә комитеты беренче сәркатибе.
  • 1989 Казакъстан КП Караганда өлкәсе комитеты җаваплы оештыручысы.
  • 1993 Караганда металлургия комбинатының маркетинг бюросы, соңрак тышкы икътисадый элемтәләр бүлеге башлыгы.
  • 1994 «Футау» уртак ширкәте башлыгы.
  • 1995 Казакъстанның «Киң дала» агросәнәгать биржасы (1996 елдан тауар биржасы) генераль директоры.
  • 1998-2001 Казакъстан президенты хакимиятенең оештыру-нәзарәт бүлеге дәүләт инспекторы.
  • 2001-2003 Тимертау шәһәре хәкиме.
  • 2003-2004 Алматы шәһәре хәкименең беренче урынбасары.
  • 2004-2005 Казакъстан президенты хакимиятенең оештыру-нәзарәт эше һәм кадрлар сәясәте идарәсенең дәүләт инспекциясе мөдире.
  • 2005-2006 Казакъстанның гомуммилли «Атамәкән» эшмәкәрләр һәм эш бирүчеләр берлеге башкаручы директоры (соңыннан идарә рәисе).
  • 2006-2009 Казакъстанның транспорт һәм коммуникацияләр министры.
  • 2009 Казакъстан премьер-министры урынбасары, бер үк вакытта «Казакъстан Инжиринг» директорлар шурасы рәисе.
  • 2009-2012 Караганда өлкәсе хәкиме.
  • 2012-2014 Казакъстан премьер министры (2012, гыйнвар-сентябрь беренче урынбасар). 2 апрельдә үз теләге белән отставкага китә[1]
  • 2014, апрель-октябрь Казакъстан саклану министры.

Кулга алыну үзгәртү

Казакъстан җинаять кодексының 4 маддәсе буенча (чит мөлкәтне үзләштерү яки туздыру, зур күләмдә ришвәт алу һ.б.) гаепләнә[2].

Караганды шәһәренең район суды, Казакъстан җинаять кодексының 176 маддәсенә яраклы, өй сагына алу турында карар чыгара[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Парасат ордены
  • Хөрмәт ордены (Qurmet ordeny)

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү