Сергей Скрябин
Сергей Скрябин, Сергей Леонид улы Скрябин (рус. Сергей Леонидович Скрябин; кушаматы — «Скряба»; 1956 елның 18 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 1994 елның 28 феврале, РФ, ТР, Казан) — «Тяп-ляп» җинаятьчел төркеме җитәкчеләреннән берсе.
Сергей Скрябин | |
---|---|
Туган | 18 май 1956 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 28 февраль 1994 (37 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Габдулла Тукай урамы Актай урамы[d] Нурсолтан Назарбаев урамы Җиңү проспекты |
Ватандашлыгы | ССРБ Россия Федерациясе |
Әлма-матер | 48 нче мәктәп һәм Казан милли тикшеренү технология университеты |
Һөнәре | җинаятьчел төркемнең җитәкчесе |
Эш бирүче | Космический (балалар аланы) |
Биографиясе
үзгәртү1956нең 18 маенда Казанда туган. Әнисе Галина «Радиоприбор» заводында, үги атасы Леонид Иозефсон — синтетик каучык (СК-4) заводында җитәкче урыннарында эшләгәннәр. Гаиләсе белән Тукай урамында, «Теплоконтроль» заводы тирәсендәге йортларда, аннары Жданов урамында (9/Агрономия ур., 2 йорты) яшәгән[1]. Казанның 48 нче мәктәбендә белем алган, үсмер чагында самбо белән шөгыльләнгән. Мәктәп бетергәчтен Казан пединститутында[2] йә КХТИдә[1][3] укыган; СК-4 заводының «Космический» пионерлагерендә әйдәман булып эшләгәнлеге дә билгеле.
1970 елларда Тяп-Ляп ОҖТсына кушылып ул ОҖТнең җитәкчеләреннән берсе әйләнгән, аның «уйлау үзәге» булып саналган. Цеховиклардан (яшерен эшкуарлардан) янап акча алу, алдаркараклык (мошенниклык), рэкет белән шөгыльләнгән[2]. 1978 елның 31 августы вакыйгасында катнашмаса да, «Тяп-Ляп»ның күпчелек әгъзалары кебек үк кулга алына. Бандитлыкта гаепләвеннән котылып калып, талауда гына гаепләнеп, 11 ел төрмәгә хөкем ителә.
Төрмәдән чыккачтын эшкуарлыкка кереп китә. 1994нең 28 февралендә Җиңү проспектындагы яшәгән йорты янында атып үтерелә. Кабере Казанның Архангел зиратында.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Роберт Гәрәев. Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х 2023 елның 25 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ 2,0 2,1 «Тяп-Ляп»: судьба самой знаменитой уличной банды в СССР. Рамблер.
- ↑ Фотография. КАЗАНСКИЙ ФЕНОМЕН | Кровь на асфальте Вконтакте.