Роберт Гәрәев

язучы, журналист һәм музыкачы

Роберт Гәрәев (рус. Гараев Роберт Наилевич) – язучы, журналист һәм музыкачы.

Роберт Гәрәев
Туган телдә исем Роберт Гәрәев
Туган 8 февраль 1976(1976-02-08) (48 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Академик Королөв урамы
Әлма-матер 94 нче гимназия һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, журналист, музыкачы

Биографиясе үзгәртү

1976 елның 8 февралендә Казанда зыялылар гаиләсендә туган, гаиләсе белән Королёв урамының 22А йортында яшәгән. [1][2] 94-нче мәктәптә һәм аның каршындагы музыка мәктәбендә белем алган, өлкән сыйныфларында, 14-16 яшендә укыганда «Низы» ОҖТ әгъзасы була.[3][4] Җинаятьчелектә катнашуын ташлаганнан соң, Казан университетына укырга керә. Укуын бетергәч, Казанның, аннары Мәскәүнең төрле төнге клубларында диджей булып эшли; 5 ел дәвамында Мәскәүнең Яһүд музеенда кылавыз (эксурсовод) булып эшләп ала.[4] 2017 елда үзенең иң танылган әсәрен — «Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х» (2017) китабын чыгара; шушы китап нигезендә 2023 елда «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалы төшерелә.

Искәрмәләр үзгәртү