Сергей Михайлович Севрюков (1964 елның 13 июле, Бөгелмә, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия хәрби башлыгы. Көнчыгыш хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары (2019 елның июленнән), генерал-лейтенант (2016)[1].

Сергей Севрюков
Туган 13 июль 1964(1964-07-13) (59 яшь)
Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясе[d] һәм Суворовское военное училище[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче чечен сугышы һәм Русиянең Сүрия ватандашлар сугышына интервенциясе
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант һәм командир[d]

 Сергей Севрюков Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Сергей Севрюков 1964 елның 13 июлендә Бөгелмәдә туган[2].

Казан Суворов хәрби училищесын (1982), Казан югары танк команда училищесын (1986), алтын медаль белән Советлар Союзы Маршалы Р. Я. Малиновский исемендәге бронетанк гаскәрләренең хәрби академиясен (1998), Россия Федерациясе кораллы көчләре Генераль штабының хәрби академиясен (2012) тәмамлый[3].

Училищены тәмамлагач, гаскәрләрнең Көнбатыш төркемендә хезмәт итә.

1991—1995 елларда — танк ротасы командиры, батальон командиры урынбасары, ә аннан соң — Ленинград хәрби округында танк батальоны командиры.

1998 елдан 2010 елга кадәр Ерак Көнчыгыш хәрби округында министр урынбасары, ә аннары мотоукчылар полкы командиры, ныгытылган район командиры, дивизия командиры урынбасары вазыйфасында хезмәт итә.

2006 елдан Советлар Берлеге каһарманы Советлар Союзы Маршалы В. И. Петров исемендәге Тын океан Кызыл Байрагы, Кутузов орденының 392 округ уку-укыту үзәге башлыгы[4].

2012 елда Россия Федерациясе Кораллы көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлаганнан соң Көньяк хәрби округта 49 нчы гомуми хәрби армия командующие урынбасары итеп билгеләнә.

2013 елның декабрендә Көньяк хәрби округның 49 нчы гомуми хәрби армиясе командующие итеп билгеләнә[5]. 2014 елның 9 гыйнварында Сергей Севрюков КХО командующие Александр Галкин кулыннан 49 нчы гомум хәрби армия командующие штандартын кабул итә[6].

2019 елның июлендә Көнчыгыш хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары вазыйфасына билгеләнә. 2021 елның августында «Ларос-2021» Россия-Лаос өйрәнүләре барышында Россия хәрбиләренә командалык иткән.

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Бүләкләр үзгәртү

  • Кылыч белән IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены;
  • Ике «Александр Невский» ордены;
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале;
  • Жуков ордены;
  • Почёт ордены;
  • «Сугышчан аерымлыклар өчен» медале;
  • «Сириядә хәрби операциядә катнашучы» медале;
  • III, II, I дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен» медале;
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • «ССРБ Кораллы Көчләренә 70 ел» медале;
  • I нче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале;
  • «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале;
  • «Оборона министрлыгына 200 ел» медале;
  • «Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен» медале;
  • «Кырым кайтуы өчен» медале;
  • Россия Федерациясенең атказанган хәрби белгече.

Әдәбият үзгәртү

  • Назначения в Вооружённых Силах. Генерал-лейтенант Севрюков Сергей Михайлович. // Российское военное обозрение. 2014. № 10. — С.73.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ПРФ12 декабря 2016 года № 665
  2. Севрюков Сергей Михайлович. Биография на сайте Минобороны России
  3. Севрюков Сергей Михайлович. Биография на сайте Минобороны России
  4. Тихоокеанский Краснознамённый ордена Кутузова II степени окружной учебный центр ВВО имени Маршала Советского Союза В. И. Петрова
  5. Указ Президента РФ Владимира Путина от 30 декабря 2013 года.
  6. Штандарт в надёжных руках. Сергей Севрюков принял штандарт командующего 49-й общевойсковой армией

Сылтамалар үзгәртү