Гавалов Сергей Михайлович (10 апрель 1924 ел, Тифлис — 12 март 2018 ел, Новосибирск) — ССРБ һәм Россия табиб-педиатры, Россия Медицина фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, медицина фәннәре докторы, профессор. Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе[1][2].

Җенес ир-ат
Туу датасы 10 апрель 1924(1924-04-10)
Туу урыны Тбилиси, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Үлем датасы 12 март 2018(2018-03-12) (93 яшь)
Үлем урыны Новосибирск, Россия
Һөнәр төре галим
Эш урыны Навасебер дәүләт тыйб үнивирситите
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
заслуженный деятель науки Российской Федерации

Биографиясе үзгәртү

Сергей Михайлович Гавалов 1924 елда Тифлис шәһәрендә туган. 1948 елда 1-се Мәскәү медицина институтын тәмамлый, юллама буенча Казакъстанга эшкә җибәрелә[1].

1950 елда 2-се Мәскәү медицина институтының аспирантурасына укырга керә, анда педиатрия юнәлешен сайлый.

1954 елда аспирантураны тәмамлап, фән кандидаты дәрәҗәсен алу белән, ул Кырым медицина институтына балалар инфекциясе бүлеге мөдире булып эшләргә китә. Биредә ул балалар пульмонологиясе мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Эшенең сөземтәсе булып «Хронические неспецифические пневмонии у детей и их этапное лечение» монографиясе була, аның нигезендә, ул 1962 елда докторлык диссертациясе яклый[3].

1962 елда Ереванга күченә, монда Ереван медицина институтының педиатрия факультеты деканы вазифасын башкара. Югары уку йортында балалар пульмонологиянең фәнни мәктәбен оештыра[1].

1971 елда СССР Фәннәр академиясенең чакыруын кабул итә һәм Новосибирск шәһәренә күченә, монда СССР Фәннәр академиясе Себер бүлеге цитология һәм генетика институты карамагында педиатрия лабораториясе һәм клиника бүлеге мөдире була. Гавалов исеме белән Новосибирск шәһәрендә балалар пульмонологиясе мәктәбе булу бәйле[4].

1976 елда Гавалов җитәкчелегендә галимнәр коллективы кискен респиратор авыру кичергән балаларда бронх-үпкә «рецидивы» генезында төп патофизиологик механизмнарның берсе булып бронхларның гиперактивлыгы тора, дип ССРБ-да беренчеләрдән булып исбатлый.

1981 елда турыдан Гавалов катнашлыгында Новосибирскида балаларны профилактик дәвалауда яңа юнәлеш — гаилә диспансеризациясе һәм озак авыручы балаларны реабилитацияләү кулланыла башлый.

Үзенең хезмәтләрендә профессор балаларда бронх-үпкә авырулары хронизация патоморфизиологик нигезләрен (БЛЗ), йөкле катыннарның актив тәмәке тарту йогынтысының хәвеф факторын, бронхларның гиперактивлыгын, үпкә тукымасының тоташтыргыч дисплазиясе өйрәнүгә зур игътибар бирә[5].

С.М. Гавалов 270 тән артык басма хезмәт авторы, алар арасында 7 монография, табиплар өчен 4 кулланма, чит телләргә тәрҗемә ителгән һәм дөнья берничә илләрендә бастырыпып чыгарылган «Детские болезни» дәреслеге бар (1967, 1968, 1970, 1971, 1974, 1976 елгы басма).

1994 елда Россия Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты булып сайлана[6].

С.М. Гавалов 2018 елның 12 мартында Новосибирскида вафат була.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Гавалов С. М. Хронические неспецифические пневмонии у детей и их этапное лечение / С. М. Гавалов. – М. : Медгиз, 1961. – 205 с.
  • Гавалов С. М. Острые пневмонии у детей / С. М. Гавалов. – Новосибирск : Изд-во НГУ, 1990. – 263 с.
  • Гавалов С. М. Часто и длительно болеющие дети / С. М. Гавалов. – Новосибирск : Изд-во НГУ, 1993. – 284 с.
  • Гавалов С. М. Детские болезни : учебник / С. М. Гавалов. – М. : Медгиз, 1968 ; 1970. – 543 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Administrator. ГАВАЛОВ Сергей Михайлович. www.biograph.ru. 2018-09-11 тикшерелгән.
  2. Указ Президента Российской Федерации от 14 октября 1998 N 1250 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  3. Ушел из жизни Сергей Михайлович Гавалов — Межрегиональная общественная организация "Педиатрическое респираторное общество". pulmodeti.ru. 2018-09-11 тикшерелгән.
  4. Е.Г. Кондюрина, Н.А. Межевич, О.А. РябоваК ЮБИЛЕЮ СЕРГЕЯ МИХАЙЛОВИЧА ГАВАЛОВА// Медицина и образование в Сибири.— В.4.— Т.2009.
  5. Е.Г. Кондюрина, Н.А. Межевич, О.А. Рябова {{{башлык}}} // Медицина и образование в Сибири. — В. 4. — Т. 2009.
  6. Гавалов Сергей Михайлович | Центр военно-политических исследований. eurasian-defence.ru. 2018-09-11 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Профиль Сергея Михайловича Гавалова РФА рәсми сайтында