Новосибирск дәүләт медицина университеты

Новосибирск дәүләт медицина университеты (рус. Новосибирский государственный медицинский университет) — Новосибирск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты, югары медицина белемле белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә.

Новосибирск дәүләт медицина университеты
Нигезләнү датасы 1935
Сурәт
Рәсми исем Новасібірскі медыцынскі інстытут, Новасібірская дзяржаўная медыцынская акадэмія һәм Новасібірскі дзяржаўны медыцынскі ўніверсітэт
Дәүләт  Россия
Укучылар саны 5867[1]
Штаб-фатирының урнашуы Новосибирск, Россия
Рәсми веб-сайт ngmu.ru(рус.)
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта

Новосибирск дәүләт медицина университеты
Халыкара исемнәр
Novosibirsk State Medical University
Эшләү еллары 1935
Ректор Игорь Олег улы Маринкин
Адрес 630091, Россия, Новосибирск, Красный проспект, 52
Сайт ngmu.ru

Тарих үзгәртү

1935 елның 17 августында ССРБ Халык комиссарлары шурасының Сталинградта, Ленинградта һәм Новосибирскта медицина институтларын ачу турында 1818 номерлы карары чыга. Новосибирск медицина институты Омск һәм Томск медицина институтлары нигезендә һәм Новосибирск табибларны камилләштерү институты (шулай ук 1932 елда Томсктан күченеп килгән) нигезендә оештырыла[2].

Ачылган вакытта институтта бары тик дәвалау факультеты гына була. Директор итеп Исаак Лившиц билгеләнә, аның урынбасары һәм уку процессының төп оештыручысы булып Б.Я. Жодзишский торган.

Яңа югары уку йортының укытучылар составында В.М. Мыш, А.Л. Мясников, А.В. Триумфов, А.А. Боголепов, И.С. Пентман, П.В. Бутягин, Н.П. Шавров, Н.Г. Гинзберг, А.А. Колен, Н.И. Горизонтов, В.А. Пулькис, Я.И. Бейгель кебек талантлы табиблар һәм мөгаллимнәр булган[3].

Соңрак Д.Т. Куимов, Г.Д. Залесский, К.В. Ромодановский, А.А. Дёмин, М.Я. Субботин кебек тәҗрибәле белгечләр килә, алар кафедра мөдирләре булалар. Белгечләрнең хезмәте нәтиҗәсендә яшь институт фәнни даирәләрдә абруйлана, яшьләр арасында уку урыны буларак таныла бара.

1999 елга кадәр Новосибирск Хезмәт Кызыл Байрагы ордены медицина институты дип атала, 1999—2005 елларда Новосибирск дәүләт медицина академиясе исемен йөртә.

1996—2007 елларда югары уку йортын м.ф.д., профессор А.В. Ефремов җитәкли.

2008 елның 21 февралендә Новосибирск дәүләт медицина университетының ректоры итеп м.ф.д., профессор Игорь Олег улы Маринкин сайлана.

Хәзерге вакытта югары медицина белемле белгечләрне әзерләү биш белем бирү юнәлеше буенча алып барыла:

  • медицина фәннәре һәм сәламәтлек саклау («Гомуми медицина», «Педиатрия», «Стоматология», «Профилактик медицина», «Фармация», «Шәфкать туташы» белгечлекләре);
  • икътисад һәм идарә итү («Икътисад һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре белән идарә итү»);
  • гуманитар фәннәр («Клиник психология»);
  • дисциплинарара белгечлекләр («Социаль эш»);
  • табигый-фәнни белгечлекләр («Биоэкология»).

Структурасы үзгәртү

Хәзерге вакытта университет 8 факультет, 76 кафедра, 20дән артык курс, 10 фәнни-укыту-җитештерү берләшмәсе, 3 академик лаборатория һәм Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе, 1750дән артык хезмәткәрне үз эченә ала, аларның 860 — профессор-укытучылар составы (213 доктор һәм 390 фән кандидаты), 10 РМФА академигы һәм әгъза-корреспонденты, 59 иҗтимагый һәм халыкара академия әгъзасы, 9 «Атказанган фән эшлеклесе», 4 «Атказанган югары мәктәп хезмәткәре», 2 «Атказанган физик культура хезмәткәре», 23 «Россия Федерациясенең Атказанган табибы». Новосибирск дәүләт медицина университетында биш меңгә якын студент белем ала[4].

НДМУ каршында медицина консультатив үзәге, косметология институты, эчке медицина институты, бәйсез медицина экспертлар советы, сертификация үзәге, Себер федераль округының үзәк аттестация комиссиясе, Халыкара белем бирү һәм тел коммуникациясе үзәге, ана һәм балачакны саклау округ үзәге, спорт-сәламәтләндерү лагере, «Сибмедиздат» нәшрияты, «Авиценна» видеостудиясе һ.б. эшли, «Журнал клинической и экспериментальной медицины» газетасы чыгарыла.

Факультетлар үзгәртү

  • Дәвалау факультеты
  • Медицина-профилактика факультеты
  • Педиатрия факультеты
  • Стоматология факультеты
  • Менеджмент факультеты
  • Квалификация күтәрү һәм табибларны һөнәри яңадан әзерләү факультеты
  • Социаль эш һәм клиник психология факультеты
  • Фармация факультеты

Кафедралар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.ngmu.ru/sveden/education
  2. НГМУ - Виртуальный музей - История.
  3. Один из лучших, один из первых..... газета "Вечерний Новосибирск" (23 сентября 2010). әлеге чыганактан 2017-03-12 архивланды. 2020-12-18 тикшерелгән.
  4. "НГМУ Информация о численности обучающихся ".

Сылтамалар үзгәртү