Сейшел утрауларында ислам

Сейшел утрауларында диннәрнең берсе

Сейшел утрауларында ислам (ингл. Islam in Seychelles, фр. Islam aux Seychelles, гарәп. الإسلام في سيشل‎) ― утрау-дәүләттәге азчылык диннәрнең берсе. Хәзерге вакытта утрауларда мөселман халкының өлеше ― 1,6 %. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, утрауларда 1459 мөселман исәпләнә [2].

Маэ(ингл.) утравындагы мәчет
Шәех Мөхәммәд бин Хәлифә мәчете ил башкаласы Викториядә урнашкан. Мәчет 1982 елда төзелгән, бу аны илдә беренче мәчет итә. 2013 елда анда ремонт үткәрелгән. 600 намаз укучыны сыйдыра[1]

Христианнар – ил халкының (98,5 мең, 2020 елга) 89,2 % ын тәшкил итә, ш.и. католиклар – 76,2 %, англикан чиркәве тарафдарлары – 6,1 %, җиденче көн адвентистлары – 1,1 %, башка христианнар – 3,4 %. Һинд дине тарафдарлары – 2,4 %, башка христиан булмаган диннәргә табынучылар – 1,5 %, атеистлар – 2,1 % [3].

Җомга саен утрауларда мөселманнар өчен 15 минутлык дини тапшырулар рөхсәт ителгән.

Тарих үзгәртү

Һинд океанына ислам динен мөселман сәүдәгәрләр алып килгән [4]. [5].

Мальдивлар һәм Комор утраулары кебек утрау-дәүләтләрдән аермалы буларак, Сейшел утрауларында 1770 елда французлар килеп урнашканчыга кадәр даими яшәүче халык булмый.

Күп кенә күрше дәүләтләрдә (Комор утраулары, Мальдивлар, Танзания), ислам дине мөселманнарның әлеге илләрне аурупалыларга кадәр колонизацияләве сәбәпле киң таралыш ала. Маврикийда мөселманнар Британия Һиндстаныннан эшче көчләр кертү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

1976 елның 29 июнендә Сейшел утраулары Бөекбританиядән бәйсезлек ала.

Ислам җәмгыяте үзгәртү

Мәчетләр утрауларның барлык территориясендә төзелгән, аларның иң күп өлеше Маэ(ингл.) утравында, әлеге утрауда илдәге мөселманнарның күпчелеге яши [6].

Ислам җәмгыяте, җитәкчесе Ибраһим Фифа (Ibrahim Fifa) җитәкчелегендә, «Исламны өйрән» (Explore Islam) дип аталган программаны башлап җибәргән, тиздән программа туктап калган [6].

2019 елның 5 июнендә Ислам җәмгыяте Стад-Попилерда (ул ил башкаласы Викториядә урнашкан) Ураза бәйрәмен үткәргән [7].

Демография үзгәртү

Ел Сан % Арту
1994 506 0.8
2002 900 1,1  0,3
2010 1459 1,6  0,5

2010 елда мөселманнар саны, 2002 елгы халык санын алу белән чагыштырганда, 559 га арткан[8].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү