Светлана Туразянова

Туразянова Светлана Владимировна(25 май, 1969 ел) — Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты.

Светлана Туразянова
Туган 25 май 1969(1969-05-25) (54 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы

Биографиясе үзгәртү

Туразянова Светлана Владимировна 1969 елның 25 маенда Уфа шәһәрендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа дәүләт нефть техника университетына укырга керә. Аннары Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетында икенче югары белем ала.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Хезмәт юлын 1986 елда «Дуслык» Башкортстан производство берләшмәсендә башлый. 19911992 елларда «Химпром» Уфа җитештерү берләшмәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли. 19922005 елларда — «Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесенең 7-нче Уфа автотранспорт предприятиесендә бухгалтер, юрисконсульт, баш экономист, баш бухгалтер, икътисад һәм юридик мәсьәләләр буенча директор урынбасары. 20062008 елларда — «Башкортстан елга пароходчылыгы» ачык акционерлар җәмгыятенең икътисади фараз һәм анализ бүлеге начальнигы, 20082017 елларда — генераль директорның икътисад буенча урынбасары. 2011-2013 елларда бер үк вакытта «Йөк-пассажирлар ташу» ачык акционерлар җәмгыяте директоры һәм «Башкортстан елга пароходчылыгы» ачык акционерлар җәмгыятенең директоры урынбасары вазифаларын башкара. 2018 елдан — «Сандугач» дөньяви исламны үстерү һәм булышу фонды" коммерциягә карамаган оешмасы президенты. Уфа шәһәре Орджоникидзе район Советына депутат итеп сайлана. 2018 елдан Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты, Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты әгъзасы.

Гаиләсе үзгәртү

Тормышта, өч кыз тәрбияли.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Мактау кәгазьләре, Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы комитетының, «Бердәм Рәсәй» партиясенең Рәхмәт хатларына ия.

Чыганаклар үзгәртү