Сары кәрлә
Сары кәрлә — баш эзлеклелектәге зур булмаган йолдызлар төре, 1,8 - 1,2 Кояш массасына һәм 5000 - 6000 К өслек температурасына ия.
Фотометрия нәтиҗәләре буенча шул йолдызлар сары төсле булалар, ләкин кеше аларны ак төсле итеп күрә (кайнаррак йолдызлар күк төсле булып сизелә).
Иң билгеле сары кәрлә - Кояш булып тора. Бүтән танылган сары кәрлә йолдызлар: Тау Кит, Альфа Кентавр А, Төньяк Таҗ Альфа В, Пегас 51.
Аларның энергия төп чыганагы - су тудыргычтан гелийның термотөш синтезы.
Сары кәрлә йолдызларның температурасын 5000- 6000 К тәшкил итә, спектр сыйныфы G0V—G9V.
Спектр тасвиры:
- кальций H һәм K сызыклары интенсив
- 4226 Ǻ сызыгы һәм тимер сызыгы шактый интенсив
- К сыйныфына кадәр су тудыргыч сызыклары зәгыйфьләнәләр
- G сызыгы интенсив
Сары кәрлә 10 миллиард ел дәвамында янып бетә. Бөтен су тудыргыч янып беткәннән соң, йолдыз бик киңәя һәм кызыл зур йолдызга әверелә, бу йолдызларның бер мисалы - Әлдәбәран. Соңрак кызыл гигант тышкы газ катламнарын ташлый һәм планетар томанлыкларны булдыра, ә йолдызның төше кечкенә тыгыз ак кәрлә йолдызга коллапслый.