Сапар Җумакадыр улы Исаков (1977 елның 29 июле, Фрунзе, Кыргыз ССР, ССРБ) — Кыргызстан дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Кыргызстанның 22 нче премьер-министры (2017—2018). Кыргызстан президенты Аппараты җитәкчесе (2017). Кыргызстанның Социаль-демократик партиясе сәяси советы әгъзасы.

Сапар Исаков
Туган 29 июль 1977(1977-07-29) (46 яшь)
Бишкәк, Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы  Кыргызстан
Әлма-матер Международный университет Кыргызстана[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Социал-демократическая партия Кыргызстана[d]

 Сапар Исаков Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1977 елның 29 июлендә Кыргыз ССРның Фрунзе шәһәрендә кыргыз милләтеннән булган хезмәткәрләр гаиләсендә туа.

Әтисе — Җумакадыр Исаков 1939 елның 27 августында Кыргыз ССРның Нарын өлкәсе Кучкар районы Кучкар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Озак вакытлар Кыргыз ССРның Җәлал-Абад һәм Ош өлкәләрендә төрле партия вазыйфаларында эшләгән, халык депутатларының Ош өлкә советы депутаты. 2005 елдан пенсионер.

Әнисе — Омурбаева Нургөл Сагындык кызы 1954 елда туган. Мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшләгән.

1994 елда Кыргызстанның Ош шәһәрендә Кыргызстанның 40 ел исемендәге 16 нчы мәктәп-гимназиясен, 1999 елда «Халыкара хокук» белгечлеге буенча Кыргызстанның Халыкара университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1999 елда Кыргызстан Халыкара университетының Халыкара хокук кафедрасында укытучы булып башлый. 2006 елдан 2012 елга кадәр Кыргыз-Россия славян университетының Халыкара хокук кафедрасында халыкара килешү хокукы һәм сөйләшүләр процессын укыта.

2003 елда Кыргызстан Республикасының дипломатик хезмәтенә керә. 2003—2007 елларда Кыргызстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының атташесы, 3 нче секретаре, 2 нче секретаре һәм халыкара-хокук департаментының ике яклы хезмәттәшлек бүлеге мөдире булып эшли.

2007 елның апрелендә Кыргызстан Республикасы премьер-министры Алмазбәк Атамбаев боерыгы белән Кыргызстан Республикасы хөкүмәте аппаратының халыкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире вазыйфасына билгеләнә. 2007 елның августыннан Республика хөкүмәте аппаратының тышкы элемтәләр бүлеге мөдире.

2009 елның октябреннән 2010 елның апреленә кадәр Кыргызстан Үзәк агентлыгының коммуникацияләр хезмәте җитәкчесе вазыйфасында эшли.

2010 елның маенда Кыргызстан Республикасы вакытлы хөкүмәте аппаратының тышкы сәясәт бүлеге мөдире итеп билгеләнә, шул ук елның августында Кыргызстан президенты администрациясенең тышкы сәясәт бүлеген җитәкли.

2011 елның 29 декабрендә Кыргызстан хөкүмәте аппаратына аппарат җитәкчесе урынбасары рангында тышкы сәясәт бүлеге мөдире булып эшкә күчә. 2012 елның декабреннән Кыргызстан Республикасы президенты аппараты җитәкчесе урынбасары рангында тышкы сәясәт бүлеге мөдире[1], соңрак аппарат җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли[2]. 2017 елның 1 мартында Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев указы белән Кыргызстан Республикасы президенты аппараты җитәкчесе итеп билгеләнә[3].

2017 елның 25 августында Жогорку Кеңеш депутатлары Сапар Исаковны Кыргызстан Республикасы премьер-министры итеп сайлыйлар[4]. 2017 елда БДБ дәүләтләре башлыклары советы утырышында катнаша.

2018 елның 19 апрелендә Кыргызстан президенты Суранбай Җиянбәков, парламентның ышанычсызлыгы вотумына бәйле рәвештә, Сапар Исаков җитәкчелегендәге хөкүмәтне отставкага җибәрү турында указга кул куя[5].

Җинаять эше үзгәртү

2018 елның 29 маенда Сапар Исаковка коррупциядә гаеп белдерелгән[6]. 5 июньдә Исаков коррупция турындагы җинаять эшен тикшерү кысаларында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана[7].

2019 елның 6 декабрендә Свердловск район суды карары буенча милекне конфискацияләү белән 15 елга хөкем ителгән. Шулай ук II дәрәҗә дипломатик рангтан, «Манас» орденыннан, шулай ук дәүләт органнарында өч елга вазифа биләүдән мәхрүм ителә[8].

2020 елның 6 октябрендә Кыргызстанда массакүләм протестлар башлангач, Сапар Исаковны Милли куркынычсызлык комитеты тикшерү изоляторыннан элеккеге президент А. Атамбаев һәм тагын берничә хөкем ителгән сәясәтче белән бергә азат итәләр[9].

Шәхси тормыш үзгәртү

Өйләнгән, дүрт кызы һәм ике улы бар.

Бүләкләр үзгәртү

 
Сапар Исаков Югары Ауразия икътисадый советы утырышында.Россия, Сочи, 2017 елның 11 октябре
  • 2016 елның 18 июне — II дәрәҗә «Манас» ордены — Кыргызстан Республикасының милли мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш керткән өчен[10];
  • 2017 елның 6 гыйнвары — Кыргызстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы — Икенче Бөтендөнья күчмәчеләр уеннарын оештыруга, әзерләүгә һәм уңышлы уздыруга, кыргыз халкының тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыруга, Кыргызстан Республикасының халыкара абруен ныгытуга зур өлеш кертүе өчен.
  • 2012 елның 2 октябре — Кыргызстан Республикасы Оборона министрлыгының «Халыкара хезмәттәшлекне ныгыткан өчен» медале.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Назначен заведующий отделом внешней политики Аппарата Президента КР
  2. Сапар Исаков назначен первым заместителем Руководителя Аппарата Президента Кыргызской Республики
  3. Сапар Исаков назначен Руководителем Аппарата Президента Кыргызской Республики
  4. Sputnik. Авансом и в долг — парламент утвердил кандидатуру Исакова на пост премьера. ru.sputnik.kg. 2017-08-25 тикшерелгән.
  5. Президент Киргизии подписал указ об отставке правительства
  6. Бывший премьер Киргизии арестован по обвинению в коррупции. Белновости (2018-06-05).
  7. В Киргизии задержали экс-премьера
  8. В Киргизии экс-премьера Исакова приговорили к 15 годам лишения свободы - РИА Новости, 06.12.2019
  9. Сапар Исаков на свободе
  10. Заведующий отделом внешней политики в ранге заместителя Руководителя Аппарата Президента КР Сапар Исаков награжден орденом «Манас» II степени

Сылтамалар үзгәртү