Салих Корбангалиев

табиб-хирург, фән докторы, профессор

Салих Корбангалиев, Салих Мөхетдин улы Корбангалиев, Salix Möxetdin uğlı Qorbanğälief (1901 елның 18 ноябре, Россия империясе, Нократ губернасы, Алабуга өязе, Ильино волосте, Биектау2001 елның 6 мае, РФ, Татарстан, Казан) ― хирург, медицина фәннәре докторы (1954), профессор (1955), ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссары (1931-1934). Мактаулы уйлап табучы. Казан дәүләт медицина институтын оештыручыларның берсе һәм 1930-1931 еллардагы директоры. [1] Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан медицина хезмәте майоры.

Салих Корбангалиев
Туган телдә исем Салих Мөхетдин улы Корбангалиев
Туган 18 ноябрь 1901(1901-11-18)
Россия империясе, Нократ губернасы, Алабуга өязе , Биектау
Үлгән 6 май 2001(2001-05-06) (99 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре табиб
Эш бирүче Питырбур дәүләт медицина университеты[d]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Гыйльми дәрәҗә: фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1901 елның 18 ноябрендә Нократ губернасы Алабуга өязе Ильино волосте (Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы) Биектау авылында мәктәп мөгаллиме (булачак профессор) Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев гаиләсендә туган. 1918 елда гимназия тәмамлаган. [2] 1924 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлап, университетта хирургия клиникасында эшләргә кала. Бер үк вакытта, 1924-1926 елларда ― Татарстан АССР сәламәтлек саклау халык комиссариатының санитар-профилактика бүлеге мөдире. Шул ук чорда Казан шәһәренең элеккеге сәүдәгәр йортларының берсендә оештырылган М. Вахитов исемендәге хастаханә белән җитәкчелек итә. [3]

Казан дәүләт медицина институтын оештыручыларның берсе һәм 1930-1931 елларда аның беренче директоры. 1931 елда Татарстан АССРның халык сәламәтлек саклау комиссары итеп билгеләнә, бу вазифада 1934 елга кадәр эшли.

1934 елда аспирантурада уку өчен Ленинградка күченә һәм Икенче Ленинград медицина институтының хирургия клиникасында эшли башлый. [4]

1940 елда кандидатлык диссертациясен яклый.

Совет-фин сугышында эвакогоспитальгә әйләнгән хирургия клиникасының хирургия бүлеге башлыгы буларак катнаша. М. И. Калинин кулыннан «Хезмәттәге батырлык өчен» медале ала. Әлеге медаль 1941 елда С. Корбангалиевның гомерен саклап кала: фронт сызыгын узганда санитар очкычны дошман утка тота, бер пуля медальгә туры килә, әмма икенчесе уң кулын яралый. [5]

Бөек Ватан сугышы башлангач, медицина хезмәте майоры Корбангалиев үзе теләп Кызыл Гаскәргә языла, фронт госпитальләрендә хәрби хирург булып хезмәт итә, яралана. Тылдагы эвакогоспитальләрдә эшли, аннары фронт госпиталенә кире кайта. «Сталинградны саклаган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. [6]

1955 елда ул Беренче Ленинград медицина институтының госпиталь хирургиясе кафедрасында укыта башлый. Шул ук елны «Височная позадигассерова невротомия при невралгии тройничного нерва» темасына докторлык диссертациясен яклый. [7] 1956 елда профессор итеп сайлана.

1961 елдан 1977 елга кадәр гомуми хирургия кафедрасын җитәкли, 1977 елдан 1979 елга кадәр ― профессор-консультант. Салих Корбангалиев институт клиникасында кан тамырлары хирургиясенең беренче махсуслаштырылган бүлеген оештыра. Кан тамырлары протезларын булдыра һәм камилләштерә, илдә терпен (лавсан) протезларны беренче сәнәгый чыгаруны оештыра. Уйлап табулары өчен 3 авторлык таныклыгы алган.

Фәнни кызыксынулары өлкәсе ― кан тамырлары авыруларын, трофик җәрәхәтләрне диагностикалау һәм хирургик дәвалау, шулай ук саф хирургия проблемалары. 230дан артык фәнни хезмәт, 3 монография авторы. [5]

  Тышкы рәсемнәр
  Санкт-Петербургның Богословское зиратындагы кабере.

2001 елның 6 маенда Казанда вафат була. Кабере Санкт-Петербургның Богословское зиратында. [8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • 2015 ― Казан шәһәре Башкарма комитетының 26.06.2015 № 2514 карары белән «Казан утары» коттеджлар бистәсенең бер урамы Салих Корбангалиев исеме белән аталган.[9]

Библиография үзгәртү

  • Радикальное хирургическое лечение невралгии тройничного нерва. Ленинград, 1961
  • Актуальные вопросы гнойной хирургии. Ленинград, 1977 (соавтор)
  • Гнойная инфекция в хирургии. Москва, 1985[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү