Салават Юлаев (хоккей клубы, Уфа)

(Салават Юлаев (хоккей) битеннән юнәлтелде)

«Салават Юлаев хоккей клубы» (баш. «Салауат Юлаев» хоккей клубы, рус. Хоккейный клуб «Салават Юлаев») — Уфа шәһәренең хоккей спорт оешмасы. Континенталь хоккей лигасында катнаша.Ике тапкыр Россия чемпионы (2007/08, 2010/11), Гагарин Кубогы иясе (2010/2011), ике тапкыр ачылу Кубогы иясе (2008/2009, 2011/2012), Континент Кубогы иясе (2009/2010).

Салават Юлаев
Ил: Россия байрагы Россия
Шәһәр: Уфа
Нигезләнгән: 1961
Өй аренасы: Уфа-Арена (8 250 урын)
Хоккей лигасы: Континенталь хоккей лигасы
Баш тренер: Россия байрагы Владимир Юрзинов
Фарм-клублар: Торос
(Югары Хоккей Лигасы)

Толпар
(Яшьләр Хоккей Лигасы)

Трофейлар: Суперлига
Россия чемпионы (2008)

КХЛ
Гагарин Кубогы (2010/11)
Континент кубогы (2010)

Рәсми сайт: http://www.hcsalavat.ru/

Клуб башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев хөрмәтенә атлаган.

Салават Юлаев хоккей клубы 1961 елның 15 маенда нигезләнә.

1978 елда «Салават Юлаев» совет хоккейның югары лигага чыга, һәм тәнәфесләр белән 5 ел уйный (1978/1979, 1980/1981, 1982/1983, 1985/1986, 1986/1987). 1992 елдан «Салават Юлаев» Халыкара хоккей лигада, 1997 елдан — Россия хоккей лигасында уйный.

2007/2008 сезонда клуб регуләр чемпионатта, ә аннан соң Россия чемпионатында җиңә.

2008/2009 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә, ләкин ул плей-оффның 1\8 финалда «Авангардка» оттыра.

2009/2010 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә һәм бронза медальләрне ала.

2010/2011 сезонда «Салават Юлаев» регуләр чемпионатны икенче урында тәмамлый, ә плей-офф финалында «Атлантны» җиңеп чыга һәм Гагарин кубокны ала.

2011/2012 сезонда клуб үз конференциядә 5-нче урын ала, ә плей-оффның 1\8 финалда «Ак Барс» клубына 4-2 исәбе белән оттыра.

Баш тренерлар

үзгәртү
  • Владимир Штырков (1961—1963)
  • Юрий Субботин (1963—1968)
  • Владимир Каравдин (1968—1975)
  • Валерий Никитин (1975—1979)
  • Марат Азаматов (1979—1983)
  • Виктор Садомов (1983—1987)
  • Сергей Михалёв (1987—1990)
  • Марат Азаматов (1990—1991)
  • Владимир Быков (1991—1992)
  • Рафаэль Ишматов (1992—1999)
  • Владимир Быков (1999—2000)
  • Леонид Макаров (2000)
  • Сергей Николаев (2000—2003)
  • Николай Макаров (2003—2004)
  • Рафаэль Ишматов (2004—2005)
  • Сергей Михалёв (2005—2009)
  • Вячеслав Быков (2009—2011)
  • Сергей Михалёв (2011)
  • Венер Сафин (2011—2012)
  • Владимир Юрзинов (2012—)

Команданың казанышлары

үзгәртү
  • ССРБ чемпионатларда иң яхшы результат: Югары лига, 11-нче урын (1980/1981, 1985/1986, 1986/1987).
  •   Федерация кубогының иясе (1994)
  •   Халыкара хоккей лигасының бронза призы алучы (1994/1995, 1995/1996).
  •   Россия чемпионатының бронза призы алучы (1996/1997).
  •   Россия чемпионатының җиңүче (2007/2008).
  •   Континент кубогының иясе (2009/10)
  •   Континенталь хоккей лигасының бронза призы алучы (2009/2010)
  •   Россия чемпионы һәм Гагарин кубогы иясе (2010/2011).

Яшьләр командасы

үзгәртү

Моны карагыз: Толпар (хоккей клубы)

Моны да карагыз

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү
Клублар (2016/17 сезоны)
КХЛ Көнбатыш конференциясе КХЛ Көнчыгыш конференциясе
Бобров дивизионы Тарасов дивизионы Харламов дивизионы Чернышёв дивизионы
  Динамо (Минск)   Витязь (Подольск)   Автомобилист (Екатеринбург)   Авангард (Омск)
  Динамо (Рига)   Динамо (Мәскәү)   Ак Барс (Казан)   Адмирал (Владивосток)
  Йокерит (Һелсинки)   Локомотив (Ярыслау)   Лада (Тольятти)   Амур (Хабаровск)
  Медвешчак (Загреб)   Северсталь (Череповец)   Металлург (Магнитогорск)   Барыс (Астана)
  СКА (С.-Петербург)   Сочи   Нефтехимик (Түбән Кама)   Куньлунь Ред Стар
  Слован (Братислава)   Торпедо (Нижгар)   Трактор (Чиләбе)   Металлург (Новокузнецк)
  Спартак (Мәскәү)   ҮСКА (Мәскәү)   Югра (Ханты-Мансийск)   Салават Юлаев (Уфа)
  Сибирь (Новосибирск)