Куньлунь Ред Стар

«Куньлунь Ред Стар» (кыт. 紅星崑崙) — Кытайның башкаласы Пекинның 2016 елда оештырылган шайбалы хоккей клубы. 2016/2017 еллардан башлап Россиянең Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясый. Өй матчларын «МастерКард-Центр» боз сараенда үткәрә.

Тарихы үзгәртү

2015 елның декабрь аенда КХЛ директорлар киңәшмәсенең әгъзасы Роман Ротенберг Континенталь хоккей лигасына Кытайны алу турындагы планнарны әйтә[1][2]. Ротенберг бернинди дә команда исемен атамый, әмма аның Кытай җитәкчелеге тарафыннан яхшы финанславына шикләнмәвен билгеләп үтә.

2016 елның 17 мартында РХФ президенты Владислав Третьяк, КХЛ директорлар киңәшмәсе рәисе Геннадий Тимченко һәм яңа клубның директорлар киңәшмәсенең рәисе Нгок Ян Юу катнашында ниятләр турында килешү төзелә, һәм клубның «Куньлунь Ред Стар» дип аталуы билгеле була[3][4]. Әмма Кытай хоккей федерациясенең генераль сәркәтибе Лисин Тун Кытай хоккей клубының КХЛга тиз арада керүе турында әлегә уйламауларын белдерә[5].

2016 елның 24 июнендә «Куньлунь Ред Стар» хоккей клубы Лигага рәсми рәвештә кабул ителә. Команда составын күбесенчә Россия, Европа илләренең уенчылары тәшкил итәчәк, шулай ук Кытайның анда үз хоккейчылары булачак. Команданы билгеле Майк Кинэн җитәкләячәк[6] һәм аңа Илья Ковальчук[7] килүе турында да сүз йөри, әмма бу дөреслеккә туры килми[8]. Ары табан команданың генераль менеджеры итеп Владимир Кречин куела, ә баш тренер вазифасына Владимир Юрзинов килә[9]. Командага алынган тәүге уенчы — Финляндиядан капкачысы Томи Кархунен[10].

Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясау нәтиҗәләре үзгәртү

У — үткәргән уеннар саны, Е — төп вакытта җиңүләр саны, ЕО — овертаймда җиңүләр саны, ЕБ — буллитларда җиңүләр саны, БО — буллитларда җиңелүләр саны, ОО — овертаймда җиңелүләр, О — төп вакытта җиңелүләр саны, М — җыелган очколар саны, Ш — керткән һәм үткәргән һәм шайбалар нисбәте, ДМ — даими заман нәтиҗәләре буенча урыны.

Заман У Е ЕО ЕБ О ОО О М Ш ДМ Плей-офф
2016/17 60
Барча 60

Стадион үзгәртү

«Куньлунь Ред Стар» өй матчларын Пекиндагы 18 мең кеше сыйдырышлы МастерКард-Центр аренасында үткәрәчәк. Бу спорт корылмасында 2008 елда Олимпия уеннарының баскетбол буенча турниры үтә. Элек уеннарның бу аренада үтәчәге шик астында да була, чөнки атнаның биш көнендә ул Кытайда нык популярлык казанган баскетболга бирелә, җитмәсә аренаның үзенең бозы белән суыткыч корымалары булмый[11]. Тик бу эш хәл ителә.

Багучылар үзгәртү

Команданың генераль менеджеры Владимир Кречин «Советский Спорт» гәзитенә интервьюсында, энергетика һәм төзелеш өлкәләрендә эшләгән өч зур компания команданың багучысы була, дип сүз әйтә[12].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТАСС (14 декабрь 2015). Р. Ротенберг: китайский клуб КХЛ будет базироваться в Пекине.
  2. Russia-based KHL expands into China with Beijing team (14 December 2015). 25 March 2016 тикшерелгән.
  3. ФХР и КХЛ подписали договор о намерениях с китайским клубом «Красная звезда Куньлунь»
  4. Фазель: я был бы счастлив, если бы русские помогли китайцам в развитии хоккея (16 April 2016). 16 April 2016 тикшерелгән.
  5. Генсек федерации хоккея Китая: в ближайшее время мы не вступаем в КХЛ
  6. «Красная Звезда Куньлунь» предложила Кинэну однолетний контракт
  7. «Газета.ru»: Ковальчук покинет СКА и перейдет в китайский клуб «Красная звезда Куньлунь»
  8. Геннадий Тимченко: «Ковальчук в Китае?
  9. Юрзинов-младший возглавил «Куньлунь», тренерский штаб клуба полностью сформирован
  10. КХЛ.
  11. Отсутствие арены являетя препятствием для вступления китайского клуба в КХЛ
  12. Владимир Кречин: «Китайцам интересны любые контакты с Россией, «Куньлунь» поддерживают три крупные компании»